В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, халык һөнәрчелеге товарлары, текстиль эшләнмәләр һәм башка төр продукция тәкъдим ителә
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында урнашкан Спорт сараенда 25–29 март көннәрендә халык куллану товарлары ярминкәсе – «Муллык/Изобилие» дип аталган милли сәүдә фестивале уза. Сәүдә фестивале мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәрен, текстиль товарларны, ювелир, халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен, бизәнгечләр тәкъдим итә торган нокталар эшләячәк.
Фестивальдә республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итә ала. Моның өчен ярминкәнең рәсми сайтында стендны әлеге сылтама буенча броньларга була.
Фестиваль, үз чиратында, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү, шулай ук халыкның сыйфатлы товарлардан файдалана алу мөмкинлеген арттыру максатыннан уздырыла.
Сәүдә фестивале Мәскәү урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Спорт сарае фойесында оештырыла. 25 марттан 28 мартка кадәр шәһәр халкын һәм башкала кунакларын фестиваль мәйданчыгында 10:00–19:00 вакыт аралыгында көтәләр. Якшәмбе, 29 март көнне ярминкә сәгать 10:00 дән 15:00 гә кадәр эшләячәк.
Проект Татарстан Республикасы рәисе администрациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге һәм «Татарстан халыклары ассамблеясе» ярдәмендә гамәлгә ашырыла.