Чемпионат 7 августта Үзәк стадионда ачыла. Җанатарларны күңелле мәдәни-күңел ачу программасы көтә: танылган артистлар чыгышы, көн саен кыйммәтле бүләкләр уйнату, йолдызлы стартлар, роботлар йөгереше, күрсәтмә чыгышлар, стадион янындагы фан зона һәм автограф-сессияләр.
Барлык ярыш көннәре туры эфирда илнең төп спорт телеканалы «Матч ТВ»да узачак. Ачылу һәм ябылу тантаналарын спорт комментаторы Дмитрий Губерниев алып барачак.
Ярышларда илнең 70 төбәгеннән 700 спортчы – дөнья, Европа чемпионнары, Россия рекордсменнары һәм яшь атлетлар катнашыр дип көтелә. Казанны 20дән артык спортчы тәкъдим итәчәк, алар арасында Юлия Сохацкая, Рамилә Вәлитова, Семен Манаков һәм башкалар.
Чемпионат көннәрендә шулай ук «Төнге Казан» марафоны узачак. 9 августтан 10 августка каршы төндә йөгерергә яратучылар 5 һәм 10 км арага чыгачак. Бу көннәрдә Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте өчен чикләнәчәк.
Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, эре спорт чаралары һәрвакыт хәрәкәтне чикләргә мәҗбүр итә. «Без Россия һәм халыкара масштабтагы күпсанлы спорт чараларына ияләшә башлыйбыз. Моның котылгысыз нәтиҗәсе бар — юлларны ябу. Әмма бу Казан тормышын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен кирәкле атрибут, анда һәркем үзе өчен нәрсәдер таба: спортмы ул, мәгарифме яки мәдәниятме. Бу, һичшиксез, бер медальнең ике ягы. Шуңа күрә без һәрвакыт мондый вакыйгаларны оештыру белән бәйле вакытлыча уңайсызлыклар өчен кешеләрдән гафу үтенәбез. Без аларны уңайсызлыкларны киметү өчен махсус ял көннәрендә уздырырга тырышабыз», — дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак
7 августтан 10 августка кадәр Казанда җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак. 44 дисциплинада 700 алдынгы спортчы стартка чыгачак. Казанны 21 спортчы тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.

Чемпионат 7 августта Үзәк стадионда ачыла. Җанатарларны күңелле мәдәни-күңел ачу программасы көтә: танылган артистлар чыгышы, көн саен кыйммәтле бүләкләр уйнату, йолдызлы стартлар, роботлар йөгереше, күрсәтмә чыгышлар, стадион янындагы фан зона һәм автограф-сессияләр.

Барлык ярыш көннәре туры эфирда илнең төп спорт телеканалы «Матч ТВ»да узачак. Ачылу һәм ябылу тантаналарын спорт комментаторы Дмитрий Губерниев алып барачак.

Ярышларда илнең 70 төбәгеннән 700 спортчы – дөнья, Европа чемпионнары, Россия рекордсменнары һәм яшь атлетлар катнашыр дип көтелә. Казанны 20дән артык спортчы тәкъдим итәчәк, алар арасында Юлия Сохацкая, Рамилә Вәлитова, Семен Манаков һәм башкалар.

Чемпионат көннәрендә шулай ук «Төнге Казан» марафоны узачак. 9 августтан 10 августка каршы төндә йөгерергә яратучылар 5 һәм 10 км арага чыгачак. Бу көннәрдә Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте өчен чикләнәчәк.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, эре спорт чаралары һәрвакыт хәрәкәтне чикләргә мәҗбүр итә. «Без Россия һәм халыкара масштабтагы күпсанлы спорт чараларына ияләшә башлыйбыз. Моның котылгысыз нәтиҗәсе бар — юлларны ябу. Әмма бу Казан тормышын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен кирәкле атрибут, анда һәркем үзе өчен нәрсәдер таба: спортмы ул, мәгарифме яки мәдәниятме. Бу, һичшиксез, бер медальнең ике ягы. Шуңа күрә без һәрвакыт мондый вакыйгаларны оештыру белән бәйле вакытлыча уңайсызлыклар өчен кешеләрдән гафу үтенәбез. Без аларны уңайсызлыкларны киметү өчен махсус ял көннәрендә уздырырга тырышабыз», — дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

2025-08-04T12:23:40+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.