Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2026, 09:48

Казанда Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар уза

Программада 1500гә якын чара – концертлар, күргәзмәләр, конференцияләр, олимпиадалар, конкурслар һәм фестивальләр

Фото: Денис Гордийко

Бүген «Чулпан» мәдәни үзәгендә 16.00 сәгатьтә «Апуш» балалар театр студиясе «Елантау» спектаклен куячак. Әлеге шәһәр проекты татар телен җанлы үзләштерүгә һәм аңа кызыксынуга зур өлеш кертә. Студиядә 300дән артык яшь казанлы шөгыльләнә. Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Казанның концерт залларында, мәдәни үзәкләрендә, китапханәләрендә һәм музейларында барлыгы өч йөздән артык мәдәни чара узачак: әдәби кичәләр, концертлар, күргәзмәләр, интерактив уеннар һәм спектакльләр.

Шундый зур вакыйгаларның берсе – 12 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган «Гәүһәр» балалар фестивале. Фестиваль зур проектның нәтиҗәсе булды, аның кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында профессиональ педагоглар татар телендә бию, сүз осталыгы, курчак театры, җыр һәм халык музыка коралларында уйнау дәресләре үткәрәләр. Быел проектта 1 300дән артык бала катнашты, ә фестиваль сәхнәсендә 500дән артык бала чыгыш ясады.

Герой-шагыйрь М.Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсының гала-концерты кичә Камал театры сәхнәсендә узды. Анда конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр, алар арасында Казан мәктәпләре укучылары да бар иде.

Бер ай дәвамында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1000нән артык чара планлаштырылган: галимнәр һәм күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар, конференцияләр һәм олимпиадалар, конкурслар һәм фестивальләр.

Казанның барлык мәктәпләре 2 февральдән 20 февральгә кадәр уза торган «Туган тел укытучым» федераль акциясендә дә актив катнаша. Акция шәхси тарихларны, истәлекләрне һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен берләштерә, алар өчен Туган тел – уку предметы гына түгел, ә мәдәниятнең җанлы өлеше дә. Катнашучылар «Вконтакте» челтәрендә #Мойучительродногоязыка2026 хештегы белән шигъри котлаулар, видеомөрәҗәгатьләр, фотоэшләр бастыралар.

Халыкара туган тел көне уңаеннан Казан шәһәренең яшьләр сәясәте учреждениеләрендә дә берничә вакыйга оештырыла: югары уку һәм һөнәри белем бирү йортларында 200гә якын чара планлаштырылган. Мәсәлән, 20 февральдә «А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ»да чит ил студентлары катнашында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узачак. Сорауларның бер өлеше дөнья телләренә багышланачак.

Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казанда 115тән артык милләт яши. Шәһәрдә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау буенча зур эш җәелдерелгән. Бу эшкә дәүләт, республика, муниципаль учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмалар җәлеп ителгән. Әйдәп баручы учреждениеләрнең берсе – ТР Халыклар дуслыгы йорты, аның каршында милли-мәдәни автономияләр һәм Россиядә балаларның туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге булган бердәнбер муниципаль Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Анда 560 бала укый һәм 23 бүлек эшли.

Халыкара туган тел көне 21 февральдә билгеләп үтелә. Ул тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан 1999 елда ЮНЕСКО (Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы) Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителде

Барлык яңалыклар