Программада - семинарлар, лекцияләр һәм мастер-класслар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр өчен күргәзмә старт алды. Анда җиңел сәнәгать, җәмәгать туклануы, туризм, хезмәт күрсәтү, реклама һәм полиграфия, мәгълүмати технологияләр һәм башка күп кенә өлкәләрдән вәкилләр катнаша.
Күргәзмәдә кече бизнес вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр, шулай ук эшлекле элемтәләр урнаштырачаклар һәм тәҗрибә уртаклашачаклар.
Яңа белем һәм компетенцияләр алырга теләүчеләр өчен белем бирү программасы оештырылган, ул үз эченә эшкуарлар һәм дәүләт ведомстволары вәкилләре өчен лекцияләр һәм мастер-классларны ала. Шулай итеп, Федераль салым хезмәте һәм Пенсия фонды белгечләре бизнес өчен салым режимындагы яңалыклар һәм һөнәри керемгә салым турында сөйләячәкләр. Банк җәмәгатьчелеге вәкилләре кече бизнес һәм үзмәшгульләр өчен үз продуктларын тәкъдир итәчәкләр, ә ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре кече бизнеска дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Күргәзмәдә шулай ук Икътисади үсеш комитеты вәкилләренең эшкуарлык җәмәгатьчелеге һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак, аның кысаларында Казанда кече бизнесны үстерү белән бәйле мәсьәләләр каралачак һәм «һөнәри керемгә салым» пилот проектын гамәлгә ашыруның беренче елына нәтиҗәләр ясалачак.
Чара ике көн дәвамында – 19-нчы һәм 20-нче февральдә узачак, дип хәбәр итә Икътисади үсеш комитеты.