Ачылыш тантанасында ТР Президенты һәм Казан Мэры катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Казандагы Россия венчур форумы инновацияләр өлкәсендә аралашу һәм тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык булачак, дип игълан итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов венчур форумы ачылышында. “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган тантанада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Форум катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, республика башлыгы әлеге чараның барлыкка килүе турында сөйләде. Казан венчур ярминкәсе 2005 елдан алып уздырыла, 2015 елдан ул Россия венчур ярминкәсе статусына ия булды. Форум уздыру вакытында биредә 603 компания-экспонент, Россиядән һәм чит илләрдән 600-дән артык инвестор, Россиянең 70 шәһәреннән һәм чит илләрнең 30 шәһәреннән 12 меңнән артык кеше катнашты.
“Мин барлык катнашучыларны – безнең чит ил партнерларыбызны, Россия төбәкләре вәкилләрен сәламлим, бу форум инновацияләр өлкәсендә аралашу һәм тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык булачак. Бу безнең төбәк өчен дә һәм тулаем ил өчен дә бик мөһим” , - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ачылыш тантанасыннан соң чара катнашучылары һәм кунаклары 2018 елгы Акселерация программасында катнашучы инновацион компанияләрнең һәм ТР инновацияләргә ярдәм итү инфраструктурасы экспозицияләре белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.