Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2020, 11:35

Казанда үзмәшгульләрдән азык-төлек җыелмаларын алуга гаризалар кабул итү дәвам итә

Моның өчен район хакимиятләренә кайнар линияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май). Казанда кризистан аеруча зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләрдән һәм шәхси эшмәкәрләрдән азык-төлек җыелмаларын алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Моның өчен район хакимиятләренә кайнар линияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республиканың мохтаҗ кешеләренә азык-төлек җыелмалары рәвешендә ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны ике ай дәвамында ике атнага бер тапкыр бирәчәкләр.

Килеп туган хәлдә зыян күргән һәм башка чыганаклардан ярдәм алмаган гаиләләр азык-төлек җыелмалары алачак. Мондый категорияләргә керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар; ата-ана алимент түләүдән читләшә торган яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балалар; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, үз составында 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләрдәге балалар; социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр; опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр; ата-аналары кризистан зыян күргән өлкәләрдә үзмәшгульләр яисә шәхси эшкуарлар булган балалар керә. Казанда 14967 шундый гаилә исәпләнә.

Беренче биш категориядәге гаиләләр исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары нигезендә төзелде һәм расланды. Хәзерге вакытта мохтаҗларның алтынчы категориясе буенча исемлекләрне Казан районнары администрацияләре төгәлләштерә. Шуңа бәйле рәвештә кризистан зыян күргән өлкәләрдә эшләүче үзмәшгульләрдән һәм шәхси эшмәкәрләрдән район администрацияләренә түбәндәге телефоннар буенча кайнар линияләргә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар:

+7(843)519-34-47 - Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары;

+7(843)264-31-41, 264-30-86 - Вахитов һәм Идел буе районнары;

+7(843)557-76-10 - Киров һәм Мәскәү районнары;

+7(843)272-01-05, 272-35-03 - Совет районы.

Кайнар линия 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Барлык яңалыклар