Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2019, 10:27

Казанда кече бизнеска ярдәм итүнең яңа 5 еллык программасы кабул ителә

Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары финанс, милек һәм мәгълүмати ярдәм ала алачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Ксения Швецова). Быел Казанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча яңа программа расланачак, ул 5 ел – 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге вәкилләре белән берлектә программаны эшләп бетерергә һәм кече һәм урта бизнес субъектлары исәп тота ала торган барлык ярдәм чаралары буенча фикер алышырга кушты.

Яңа программаны кабул итәргә кирәк, чөнки быел кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча 3 еллык программаны гамәлгә ашыру тәмамланып килә, дип искәртте Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов. Аның сүзләренә караганда, яңа программа проекты эшләнгән һәм ТР Икътисад министрлыгына тәкъдим ителгән.

«Казанда кече бизнес үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык чаралар да эшмәкәрләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзәтелә һәм тулыландырыла, – дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов. – Агымдагы ел ахырына кадәр шәһәрнең бизнес-җәмәгатьчелеге белән проект буенча берничә түгәрәк өстәл, очрашулар һәм фикер алышулар үткәрү планлаштырыла».

Тулаем алганда, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре системалы нигездә бизнес, үзмәшгуль гражданнар, ярдәм институтлары һәм хакимият органнары белән турыдан-туры диалогта карала, дип өстәде ул.

«Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм күрсәтү муниципаль программасын киләсе биш елга эшләп бетерү – бүгенге көндә иң актуаль бурыч, – дип билгеләп үтте үз чиратында Денис Калинкин. - Элеккеге программа 3 елга исәпләнгән иде, ләкин планлаштыруны яхшырту, уңайлырак инвестицион климат булдыру максатыннан республика Хөкүмәте яңа программалар вакытын арттырырга карар кылды».

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программасы нигезендә эшкуарларга финанс, мөлкәти һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтүгә, шулай ук товар җитештерүчеләр өчен сату базарларын киңәйтүдә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар каралган.

Программа тулысынча агымдагы ел ахыры - киләсе ел башында кабул ителәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.07.2019
Видеорепортаж
15.07.2019 09:52
Казанда кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең 5 еллык яңа программасы кабул ителә
Барлык яңалыклар