Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2023, 15:24

Казанда тулаем территориаль продуктның 42% ы кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә

Ярты ел йомгаклары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре әйләнеше 528,5 млрд сум тәшкил итте

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). Бүгенге көндә Казанда 80 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиесе теркәлгән. Алты ай нәтиҗәләре буенча аларның әйләнеше 2022 ел дәрәҗәсенә карата 4% ка арткан һәм 528,5 млрд сум тәшкил иткән. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы башкаласының кече һәм урта эшмәкәрлегенә тулаем территориаль продуктның 42% ы туры килә, бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Ситуация катлаулы булса да, кече бизнес үзен яхшы хис итә – бу һәрвакыт икътисадның тотрыклылыгының иң төп һәм сизгер критерийларының берсе. Кече һәм урта эшмәкәрлектә Казанның барлык эшләүче халкының өчтән бер өлеше мәшгуль, ә шәһәрнең салым түләүләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше яртысына якынлаша», – дип билгеләп үтте ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.

Бүгенге көндә кече эшмәкәрлек предприятиеләрендә 155 меңгә якын казанлы эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы 35 мең сумга җиткән, бу узган елның шул чоры күрсәткечләреннән 9,3% ка югарырак. Шәһәрдә 100 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә, ел башыннан аларның саны 20 меңгә арткан.

Кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә аларның субъектларының муниципаль заказда катнашуы үз өлешен кертә. Тугыз ай эчендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен сатып алуларның гомуми күләме 1 млрд сумнан артык тәшкил итә. «Без хезмәттәшләребез белән муниципаль заказда кече һәм урта эшмәкәрләр катнашсын өчен зур көч куйдык», – дип искәртте Илсур Метшин.

2023 елның тугыз аенда шәһәр казнасына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан 6 млрд сум салым кергән – ТР башкаласы бюджетының барлык салым керемнәренең яртысы диярлек.

Казанда кулланучылар активлыгы да уңай динамика күрсәтә. Тугыз ай эчендә сәүдә күләме үсеше 7% тан артып, чагыштырма бәяләрдә 223 млрд сум тәшкил итә. Шул ук вакыт эчендә җәмәгать туклануы әйләнеше 14 млрд сумга җиткән, бу узган елның шул ук чорыннан 30% ка күбрәк. Түләүле хезмәтләр күләме 93,5 млрд сумга кадәр артты (+8,4%). «Казан буенча барлык товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә кулланучылар бәяләренең җыелма индексы 104,4% тәшкил итте», – дип йомгаклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.11.2023
Видеорепортаж
27.11.2023 13:20
Казанда торак тапшыру 1,5 тапкырга диярлек арткан
Барлык яңалыклар