Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә барлыгы 110 урын тәкъдим ителгән иде.
Фото: Марат Мугинов
«Аренда каникуллары» муниципаль биналарны ташламалы арендалау программасы Казанда 2016 елда старт алды. Ул вакытта шәһәрдә шәһәр биналарына инвентаризация үткәрелде. Программага башта 16,4 мең кв.м мәйданлы 110 объект кертелгән иде. Бүгенгә 47 килешү гамәлдә. Элек ташландык булган биналарда хәзер бизнес алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ремонттан соң аларда хостеллар, туристлык агентлыклары офислары, матурлык салоннары, сервис үзәкләре һәм башка оешмалар урнашкан.
«Программаның тәмамлану вакыты якынлаша башлагач, күп кенә эшмәкәрләр биналарны муниципалитеттан милеккә сатып ала», – диде И.Шакиров.
Исегезгә төшерәбез, программа шартлары буенча эшкуарларга 5 елга ташламалы аренда ставкасы белән муниципаль биналар тәкъдим ителә. Шул ук вакытта беренче ике елда аренда түләвенең нульле процент ставкасы билгеләнә, өченче елда эшмәкәр аренда түләве күләменнән – 25%, дүртенче елда – 50%, бишенче елда 75% түли. Аренда түләве күләме аукцион сатулар уздыру процессында формалаша.