В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Подряд оешмалары җыештыру техникасын җәйге чорга көйләү эшенә керешкән – җәй айларында шәһәр юлларын 591 берәмлек техника чистартачак
Денис Гордийко фотосы
«Безне алда җәй көтә һәм шәһәрне санитар чистарту икеайлыгы кысаларында яңа бурычлар хәл ителергә тиеш. Безгә урамнарны, ишегалларын, җәмәгать киңлекләрен тәртипкә китерергә кирәк булачак», - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Юлларны кышкы карап тоту чоры рәсми рәвештә 15 апрельдә тәмамлана. Подряд оешмалары җыештыру техникасын җәйге чорга көйләү эшенә керешкән. Җәй айларында урам-юл челтәрен тәртиптә тоту эшенә вакуум һәм себерү-җыештыру машиналарын, катнаш юл һәм башка махсус техниканы да кертеп, 591 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
Беренче чиратта әлеге техника ярдәмендә юлларда кыш буена җыелган тузан һәм балчык чистартылачак. Тотрыклы җылы һава торышы урнашканнан соң, эшчеләр башкала юлларын юдыртачак.

Шул ук вакытта шәһәрдә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы башлана. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Тиешле карар Башкарма комитет тарафыннан кабул ителгән, эш планы исә район администрацияләре белән бергә расланган.
Беренче этапта төп эшләр Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү өлкәсендәге подряд оешмаларга – идарәче компанияләргә һәм муниципаль юл предприятиеләренә йөкләнәчәк. Аларга 23 миллион квадрат метрдан артык юл челтәрен чистартырга, коймаларны, тукталыш павильоннарын һәм башка инфраструктура элементларын тәртипкә китерергә кирәк булачак.
Яз иртә килү сәбәпле, башкалада җыештыру эшләре гөрли: шәһәр урамнарын тузаннан арындыралар, юл кырыендагы коймаларны юалар, чүпләрне җыялар, парк һәм скверларны тәртипкә китерәләр.
Җыештыру эшенә төрле милек формасындагы башка оешмалар да кушылачак – алар үзләренә кагылышлы мәйданнарны чистарту белән шөгыльләнәчәк. Шәһәр хакимияте икеайлыкка мөмкин кадәр күбрәк шәһәр халкын җәлеп итәргә ниятли.
Быел 25 апрельгә билгеләнгән шәһәр күләмендәге өмә икеайлыкның кульминация өлеше булачак. Аның форматы яңартыла: шәһәр халкы алдан ук үзе теләгән җыештыру урынын сайлый һәм онлайн теркәлә ала.