Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2022, 14:43

Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының XVII чираттан тыш сессиясе узды

Денис Калинкин депутатларны һәм барлык теләүчеләрне мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең гаиләләренә ярдәм итүдә актив катнашырга чакырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь, Юлия Летникова). Татарстан Республикасы башкаласы Башкарма комитетында дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XVII чираттан тыш сессиясе булды. Депутатлар 10 мәсьәләне карады. Утырышны Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин үткәрде.

Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан халкы исемлеген раслау турында карар проектын тәкъдим итте. Депутатлар карары буенча исемлеккә Казанның өч кешесе кергән, алар арасында авыр тормыш хәленә эләккән һәм тораксыз калган инвалидлар һәм гаилә әгъзасы да бар.

Моннан тыш, утырышта депутатлар Казан шәһәр Думасының төзекләндерү һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклау һәм куллану, шулай ук муниципаль урман контроле өлкәсендәге муниципаль контроль турындагы нигезләмәләрне раслау турындагы карарына үзгәрешләр керттеләр. Барлык өч нигезләмәне дә профилактик чаралар үткәрү кысаларында кисәтүләрне игълан итүгә муниципаль контроль органының вәкаләтләре, контрольдә тотылучы затларга җибәрү тәртибе, аларга каршы килүләр һәм аларның үтәлеше турындагы блоклар белән тулыландырдылар. Өч карар проектын Казанның Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев җиткерде.

Чираттан тыш утырышта депутатлар Казанның җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә Куземетьево поселогындагы җир кишәрлеген спорт объектларын урнаштыру зонасына күчерү өлешендә үзгәрешләр керттеләр. Территориаль зоналар чикләрен үзгәртү тәкъдиме белән «Басу» һөнәри, һәвәскәр һәм балалар гольфын үстерү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы Киров районы Куземетьево поселогында балалар һәм өлкәннәр өчен гольф-үзәк төзүгә бәйле рәвештә мөрәҗәгать итте. Карар проектын Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров җиткерде. Бу мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары 15-29 нчы сентябрьдә узды.

Сессия ахырында депутатлар Павлюхин сайлау округы буенча Казан шәһәр Думасы депутаты, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшинаның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карадылар. Искәртеп узабыз, моңа кадәр Римма Мөхәммәдшинаның 11 нче сентябрьдә узган ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда җиңүе мәгълүм булган иде.

Денис Калинкин депутатларга мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штабның эшләвен аерым искә төшерде. Инде бүген үк мобилизацияләнгән казанлыларның балалары мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризык, җәмәгать транспортында бушлай йөрү белән тәэмин ителгән, аларның мәдәни һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре балалар бакчаларында абонент түләүләреннән һәм туклану өчен түләүдән азат ителәчәк, дип санап үтте шәһәр башлыгының беренче урынбасары.

Денис Калинкин депутатларны, Мэрия хезмәткәрләрен һәм барлык теләүчеләрне мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең гаиләләренә ярдәм итүдә катнашырга чакырды. «Безнең яклаучылар якыннарына ярдәм күрсәтелүгә ышанган булырга тиеш. Реаль вакыт режимында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын эшләү – безнең бурычыбыз», – дип ассызыклады ул.

Фоторепортаж
Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының XVII чираттан тыш сессиясе узды
Видеорепортаж
13.10.2022 14:08
Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының XVII чираттан тыш сессиясе узды
Барлык яңалыклар