Очрашуны Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында Харбин шәһәрен тәкъдим итүче Кытай Халык Республикасы делегациясен каршы алдылар. Очрашуны Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин үткәрде.
Казанны шулай ук Туризмны үстерү комитеты рәисе Дарья Санникова һәм Икътисадый үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева тәкъдим итте.
Кытай делегациясе составына Харбинның Халык хөкүмәте мэры урынбасары Чжан Ванпин, туризм, радиотапшырулар, телевидение һәм мәдәният буенча идарә башлыгы урынбасары Ша Сяодун, коммерция идарәсе башлыгы урынбасары Ли Янан, Харбинның комплекслы пошлинасыз зонасы администрациясе рәисе Лю Чжэнцзян, Харбин Халык хөкүмәтенең чит ил эшләре буенча идарәсенең Европа һәм Азия бүлеге башлыгы Цзи Юйцзя һәм башкалар керде.
«Харбин территориаль яктан ерак булса да, Россия тарихында ул аерым урын алып тора. Билгеле булганча, Харбин һәрвакытта безнең ил белән элемтәдә торган, 100 ел элек Россия Империясенең күп санлы вәкилләре өчен икенче Ватаны булган. Хәзер без Кытайның, аерым алганда, Харбинның үсешен зур кызыксыну белән күзәтәбез», - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Радик Шәфигуллин.
Ул шулай ук Татарстан башкаласының динамик үсеше, шәһәрнең икътисади, социаль һәм инфраструктура өлкәләрендә алгарышы турында сөйләде. Р.Шәфигуллин шулай ук Казанның соңгы елларда бик күп зур дөньякүләм чаралар – Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кабул итүен искәртте. «Без Кытайда да дөньякүләм вакыйгалар күп булуын беләбез, бу - шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек һәм үзара мөнәсәбәтләрнең киләчәк үсеше өчен мөмкинлек, дип саныйбыз», - дип ассызыклады Р.Шәфигуллин.
Гүзәл Минһаҗева Казанның икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде: сәнәгать үсеше, туучылар саны арту, инвестицияләр. Дарья Санникова Кытай делегациясе әгъзаларын Татарстан башкаласының туристик потенциалы белән таныштырды. Аерым алганда, ул шәһәргә туристлар агымы артуын, гастрономия юнәлеше үсешен билгеләп үтте, кунакханә инфраструктурасы, мәдәният, шулай ук China Friendly программасы таралуын ассызыклады.
Харбинның Халык хөкүмәте мэры урынбасары Чжан Ванпин, үз чиратында, делегация әгъзаларының Казанга килеп төшкәннән соң ук шәһәрнең матурлыгын күрә алулары турында җиткерде. «Чыннан да, Казанның уникаль табигый ресурслары, бай тарихи һәм мәдәни мирасы бар. Әмма безнең өчен иң кызыклы ягы – шәһәрдә көнбатыш һәм көнчыгыш традицияләренең кушылып яшәве. Без уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашыра алырбыз дип ышанабыз», - диде ул.
Кытай Халык Республикасы вәкиле шулай ук Казанны WorldSkills дөнья чемпионатын уңышлы уздыру белән котлады һәм Кытай делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Кытай массакүләм мәгълүмат чараларында ярышлар вакытында конкурсантларның үзләрен ничек хис итүләре турында бик күп язганнар. «Казан – кытайлылар өчен бәхетле урын. Без мондый зур чараны уңышлы уздыру тәҗрибәсен үзебездә кулланырга телибез», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр Башкарма комитеты вәкилләренә Чжан Ванпин.
Исегезгә төшерәбез, Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27 августта узды. Анда 63 илдән 1360 конкурсант катнашты. Аларның 56 компетенциядә узган ярышларын 1294 эксперт бәяләде.