Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2019, 11:14

Казан Башкарма комитетында үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын эшләү барышы турында фикер алыштылар

5,6 меңнән артык казанлы үз эшчәнлеген үзмәшгульләр сыйфатында теркәгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү программасын эшләү кысаларында ташламалы кредит бирү программасы банк-операторлары вәкилләре белән очрашу кичә Казан Башкарма комитетында узды. Аны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Икътисади үсеш комитеты белән берлектә үткәрде.

Комитет мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1-нче июленә үз эшчәнлекләрен үзмәшгульләр сыйфатында 5609 казанлы теркәгән.

Киңәшмәдә катнашучылар үзмәшгульләр өчен эшләнгән һәм инде гамәлдә булган банк сервислары, шулай ук аларны алга җибәрү ысуллары турында фикер алыштылар. Шул ук вакытта төп бурыч - җирле бюджет аша субсидияләү мөмкинлеге булган яңа кредит продуктын формалаштыру. Шулай ук теркәлү узган гражданнар белән дә, үзләре өчен әле яңа гына шундый карар кабул итүчеләр белән дә нәтиҗәле аралашу мөһим булып кала.

Аерым алганда, «Ак Барс банк» гавами акционерлык җәмгыяте һәм «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте төрле органнар белән үзара бәйләнеш һәм теркәү процессын гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган программа чараларын эшләгән һәм гамәлгә керткән инде. Кушымтада үткәрелгән түләүләр исәпкә алына, касса чегы һәм хисаплылык формалаша. Шул ук вакытта кулланучының салым органнарына өстәмә мәгълүмат бирү зарурлыгы тумый, дип хәбәр итә икътисади үсеш комитеты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча үзмәшгульләр эшчәнлегенә финанс ярдәме күрсәтү чараларын формалаштыру планлаштырыла, алар тиешле программаны эшләгәндә нигезгә салыначак. Банклар казанлыларга гамәлдәге ярдәм чаралары һәм үзмәшгульлек статусын алу үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирергә әзер булуларын белдерделәр.

Киңәшмәдә муниципаль программа белән эшләү буенча аккредитацияләнгән барлык банклар, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды, «Ак Барс банк» гавами акционерлык җәмгыяте һәм «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Барлык яңалыклар