Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2022, 13:30

Быел Татарстан эшкуарларына 1 млрд сумнан артык суммага финанс ярдәме күрсәтелде

Акчалар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча бүленгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче сентябрь). Быел Татарстан эшмәкәрләре «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча 1 млрд сумнан артык күләмдә ташламалы финанс ярдәме алдылар. Аннан республиканың 600 гә якын бизнес субъекты, шул исәптән 137 үзмәшгуль файдаланды.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, финанс ярдәме аркасында эшкуарлык активлыгы потенциалы арта, ә бизнес үз акчаларын җәлеп итмичә үсә. «Без дәүләт финанс ярдәме алган предприятиеләрнең хуҗалык эшчәнлеген анализлыйбыз, һәм беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча мондый компанияләрдә эшләүчеләр саны, уртача айлык хезмәт хакы һәм чыгарылган продукция күрсәткечләре артуны теркибез», – диде ул.

Бүгенге көндә Татарстан эшкуарларының алты микрофинанс продуктыннан файдалану мөмкинлеге бар. Кече һәм урта бизнес вәкилләре 5 млн сумга кадәр микрозайм рәсмиләштерә ала, ә һөнәри керемгә салым түләүче физик зат 500 мең сумга кадәр акча ала ала. Өч елга кадәр бирелә торган микрозайм ставкалары заем алучылар категориясенә карап 0,1% тан 5,5% ка кадәр бирелә.

Шулай ук республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре ТР Гарантия фондына мөрәҗәгать итә алалар, анда аларга 10 гарантия продукты тәкъдим итәчәкләр. Крестьян (фермер) хуҗалыкларына, индустриаль һәм сәнәгать паркларына, экспортерларга, онлайн сәүдә вәкилләренә һәм башкаларга хезмәт күрсәтелә.

Микрозайм алуга гаризалар «Минем субсидияләрем» республика мәгълүмат системасында һәм фасттрек.рф порталында кабул ителә. Башка ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефоны буенча белергә була: +7(843)524-90-90, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар