Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2021, 10:00

Быел Казан муниципалитеты стартапларга ярдәм итү өчен 6 млн сум акча юнәлдерәчәк

Тагын 2 млн сумнан артык акча кече һәм урта эшкуарлык продукциясен һәм хезмәтләрен сертификацияләүне субсидияләүгә биреләчәк.

Агымдагы елда шәһәр хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән стартапларны эшләүчеләр Казан муниципалитетыннан конкурс нигезендә бүлеп бирелә торган грантлар рәвешендә ярдәм алачак. Ике этап барышында 20 җиңүче билгеләнәчәк, аларның һәркайсы үз чыгымнарын финанслауга 300 мең сумга кадәр акча алачак. Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлык продукциясенең һәм хезмәт күрсәтүләренең туры килү-килмәве сертификатына 50 мең сумга кадәр субсидия биреләчәк. Август башына кадәр әлеге ярдәм чараларын күрсәтү механизмын регламентлаучы норматив-хокукый актлар эшләнәчәк.

Сәүдә өлкәсендә эшләүче эшкуарлар өчен стационар булмаган сәүдә объектларын кабул итү алгоритмы үзгәртелде, бу процедураның срокларын кыскартуга китерде. Объектларны кабул итүдә 4 шәһәр структурасы катнаша: Кулланучылар базары комитеты, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты һәм район администрацияләре. Элек һәр структура берничә тапкыр кисәтүләр бирә ала иде. Хәзер кабул итү акты электрон рәвештә алып барыла. Комиссия тарафыннан искәрмәләр бер тапкыр салынырга мөмкин, һәм аларны бетергәннән соң актка барлык структуралар имза сала. Килештерү процедурасы нәтиҗәдә 21 көнгә кадәр кимеде. Килештерү барышында барлыкка килә торган теләсә нинди сораулар хәзер ZOОM-конференция форматында каралачак.

Моннан тыш, стационар булмаган сәүдә объектларының эскиз проектларын һәм аларга элмә такталарны параллель килештерү кертелде. Әлеге хезмәтләрне күрсәтү өчен гаризаны бер үк вакытта бирергә мөмкин.

Пандемия чорында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең махсус чаралары сыйфатында  муниципалитет сентябрьгә кадәр муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимын саклады, агымдагы елның I-IV кварталында реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә түләүләрне кичектерүне озайтты, икенче җәйге сезон рестораторларга үз биналарында верандаларны бушлай урнаштырырга рөхсәт итте. Бүгенге көнгә җәйге верандаларны бушлай урнаштыруга барлыгы 90 килешү төзелгән.

2016 елдан башлап Казанда «Аренда каникуллары» дип аталган муниципаль биналарны ташламалы арендалау программасы гамәлдә. Эшкуарлар өчен 114 объекттан торган мөлкәт Исемлеге формалаштырылды, эшмәкәрләр аларны ташламалы шартларда, 3 елга кадәр түләп, сатуларны уздырмыйча гына, сатып алу хокукы белән арендалый ала.

Бүгенге көндә бу исемлектән 53 урын арендага алынган. 35 урын тәртипкә китерелгән, аларда хостеллар, туристлык офислары, матурлык салоннары, сервис үзәкләре оештырылган, медицина хезмәтләре күрсәтелә, 14-е – ремонтлау процессында. Эшмәкәрләр муниципаль биналарны тәртипкә китерү белән бергә аларда ­­­­264 эш урыны булдырган һәм шәһәр бюджетына 15 млн сумнан артык салым кертемнәрен тәэмин иткән.

Бер эшмәкәр сатып алуның өстенлекле хокукыннан файдаланган инде, тагын 15 бина буенча гариза тапшырылган.

Барлык яңалыклар