Шәһәр халкы эш эзләү буенча мастер-класста катнаша һәм эш бирүче белән әңгәмә уза алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). 29-нчы майда ике паркта вакансияләр ярминкәләре узачак.
Шәһәр халкына предприятиеләрдә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре һәм хезмәт күрсәтү турындагы законнар мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Теләгән һәркем эш эзләү буенча мастер-класста катнаша һәм эш бирүче белән әңгәмә уза алачак. Моннан тыш, казанлыларга ничек үзмәшгуль булырга һәм үз эшеңне ничек ачарга, шулай ук WorldSkills Russia һәм РАНХиГС программалары буенча бушлай укуга гариза бирергә ярдәм итәчәкләр.
Вакансияләр ярминкәләре 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Горький исемендәге паркта һәм «Крылья Советов» паркында узачак. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: +7(843)562-48-16, дип хәбәр ителә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.