Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2023, 18:28

Декабрьдә казанлылар өчен биш вакансия ярминкәсе оештырыла

Чараларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрлеләр дә килә ала

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче декабрь). Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге декабрьдә биш вакансия ярминкәсе һәм Эш бирүче көннәре үткәрәчәк. Очрашуларда шәһәрлеләр буш вакансияләр турында белә һәм белгечләр белән киңәшләшә алачак.

Беренче чаралар 6 нчы декабрьдә узачак. Бу көнне Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Шәһәрлеләрне 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-86-83.

Шулай ук бу көнне вакансияләр ярминкәсен 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Киров һәм Мәскәү районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегендә оештыралар. Филиал Гагарин урамы, 46 адресы буенча урнашкан. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин. Монда вакансияләр ярминкәсе 18 нче декабрьдә узачак.

7 нче декабрьдә Казанның Совет районында яшәүчеләрне дә вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Эшкә урнашырга 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча ярдәм итәчәкләр. Консультацияне +7(843)205-54-53 телефоны буенча үткәрәчәкләр.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегендә 8 нче декабрьдә Эш бирүчеләр көне узачак. Эшкә урнашырга Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ярдәм итәчәкләр. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)560-88-98 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

6 нчы һәм 7 нче декабрь чараларына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрлеләр килә ала, дип хәбәр иттеләр учреждениедә.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында ел башыннан теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 29% ка кимегән, эшсезләр саны 2 мең 261 кеше тәшкил итә. Казанның 1 336 эре, урта һәм кече оешмасы 18 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә.

Барлык яңалыклар