Чараларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрлеләр дә килә ала
Фото: Денис Гордийко
Беренче чаралар 6 нчы декабрьдә узачак. Бу көнне Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләргә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр. Шәһәрлеләрне 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-86-83.
Шулай ук бу көнне вакансияләр ярминкәсен 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Киров һәм Мәскәү районнары буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегендә оештыралар. Филиал Гагарин урамы, 46 адресы буенча урнашкан. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин. Монда вакансияләр ярминкәсе 18 нче декабрьдә узачак.
7 нче декабрьдә Казанның Совет районында яшәүчеләрне дә вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Эшкә урнашырга 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 адресы буенча ярдәм итәчәкләр. Консультацияне +7(843)205-54-53 телефоны буенча үткәрәчәкләр.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлегендә 8 нче декабрьдә Эш бирүчеләр көне узачак. Эшкә урнашырга Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр ярдәм итәчәкләр. Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)560-88-98 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
6 нчы һәм 7 нче декабрь чараларына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрлеләр килә ала, дип хәбәр иттеләр учреждениедә.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында ел башыннан теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 29% ка кимегән, эшсезләр саны 2 мең 261 кеше тәшкил итә. Казанның 1 336 эре, урта һәм кече оешмасы 18 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә.