Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бер ел эчендә үзмәшгульләр саны 48% ка арткан
Районнарның урта һәм эре предприятиеләрендә җитештерелгән продукция күләме 36,7% ка арткан
2024 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эшлекле активлык сизелерлек артты. Бу яңа теркәлгән шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар саны арту белән раслана. Узган ел эчендә шәхси эшмәкәрләр саны 24% ка, ә үзмәшгульләр саны 48% ка арткан. Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 17 меңгә якын шәхси эшмәкәр һәм 41 меңнән артык үзмәшгуль.
Районнарның урта һәм эре предприятиеләре дә сизелерлек икътисадый үсеш күрсәтте — алар җитештергән продукция күләме 36,7% ка артты һәм якынча 140 млрд сум тәшкил итте. Предприятиеләрнең чиста табышы — 7,9 млрд сум. Алар тарафыннан 17,8 млрд сум салым түләнгән.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бер ел эчендә үзмәшгульләр саны 48% ка арткан
2024 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эшлекле активлык сизелерлек артты. Бу яңа теркәлгән шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар саны арту белән раслана. Узган ел эчендә шәхси эшмәкәрләр саны 24% ка, ә үзмәшгульләр саны 48% ка арткан. Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 17 меңгә якын шәхси эшмәкәр һәм 41 меңнән артык үзмәшгуль.

Районнарның урта һәм эре предприятиеләре дә сизелерлек икътисадый үсеш күрсәтте — алар җитештергән продукция күләме 36,7% ка артты һәм якынча 140 млрд сум тәшкил итте. Предприятиеләрнең чиста табышы — 7,9 млрд сум. Алар тарафыннан 17,8 млрд сум салым түләнгән.

Районнарда эшсезлек дәрәҗәсе түбән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елда 302 кеше исәптә торган, бу эшкә сәләтле халыкның 0,1% ын тәшкил итә. Бер ел эчендә эшсезләр саны 155 кешегә кимегән.

Гомуми уңай күрсәткечләргә карамастан, кайбер оешмаларда хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар теркәлгән. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча территориаль комиссия эше нәтиҗәсендә 2024 елда дүрт оешма хезмәт хакы буенча 17,2 млн сумлык бурычларын түләгән.

2025-02-24T09:51:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.