Шәһәр бюджетының салым керемнәрендә кече эшмәкәрлек өлеше 21,1% тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль, Ксения Швецова). Казанда агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча кече эшмәкәрлектә хезмәт хакы дәрәҗәсе 13,5%-ка арткан. Бүген кече һәм урта бизнес предприятиеләренә Татарстан башкаласының тулаем территориаль продуктының өчтән бере туры килә, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов.
Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсен исәпләгәндә, Казанның физик затлар кеременә салым түли һәм үз эшчәнлекләре турында хисап бирә торган барлык эшмәкәрләренең хисаплары исәпкә алынган, дип аңлатты А.Вәлиәхмәтов.
Татарстан башкаласында мең кешегә 64 берәмлек кече һәм урта эшмәкәрлек туры килә. «Әлеге күрсәткеч буенча Казан республикада абсолют лидер булып тора һәм Мәскәү белән икенче урынны бүлешә, бер мең кешегә 67 кече һәм урта эшмәкәрлек туры килә торган Санкт-Петербургка якынлаша», – диде А.Вәлиәхмәтов. Тулаем алганда, шәһәр бюджетының салым керемнәрендә кече бизнес өлеше, НДФЛ исәпкә алмыйча, 21,1% тәшкил итте, дип өстәде ул.
Шәһәр икътисадында кече бизнес өлеше елдан-ел арта. Әйтик, узган ел Казанның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 38,5%-ка, тулаем территориаль продукт 768,1 млрд сумга җиткән. «Кече бизнесның шәһәр икътисадына керткән өлеше сизелерлек: бүгенге көндә бу - тулаем территориаль продуктның өчтән бере, эшләүче шәһәр халкының өчтән бере һәм шәһәр бюджеты салымнарыннан килгән керемнәрнең биштән бергә якын өлеше, – дип билгеләп үтте А.Вәлиәхмәтов. - 2030 ел стратегтясендә без үз алдыбызга амбициоз бурыч куйдык - әлеге күрсәткечне 50%-ка җиткерү». Кече предприятиеләрнең төп саны күпләп һәм ваклап сату, төзелеш, күчемсез милек белән операцияләр һәм эшкәртү производстволары кебек тармакларда эшли, дип өстәде ул.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары шәһәр икътисадына зур өлеш кертә һәм даими ярдәмгә мохтаҗ, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. «Хәзерге икътисади вәзгыятьнең күге аяз дип әйтеп булмый. Нәкъ менә кече предприятиеләргә барыннан да авыррак туры килә, – диде ул. – Билгеле бер нәтиҗәләр бар: кечкенә адымнар белән булса да, без Казанның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 38,5%-ка кадәр арттырдык. Бу секторда хезмәт хакы артты. Әгәр без куелган максатларга ирешергә телибез икән, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү белән Икътисади үсеш комитеты көн саен шөгыльләнергә тиеш».
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда 5 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программасын эшләү бара. Аның буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары финанс, милек һәм мәгълүмати ярдәм алырга мөмкин.