Е.Лодвигова һәм И.Шакиров Германиянең Мәскәүдәге Илчелегенең Икътисад һәм фән департаменты җитәкчесе белән очраштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар, Екатерина Виславская). Алман спортчылар Казанга футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына килүләренә бик шат, дип билгеләп үтте Германия федератив республикасының Мәскәүдәге Илчелегенең Икътисад һәм фән департаменты җитәкчесе Томас Граф. Бүген ул Казан Башкарма комитетына килде, биредә Т.Граф Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова һәм Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә буенча урынбасары Илдар Шакиров белән очрашты.
Кунак сөйләгәнчә, Казанга ул өченче тапкыр килә, әмма Мэрия бинасында – беренче тапкыр. Татарстан башкаласына ул 17 гыйнвар көнне килгән һәм шул вакыт эчендә 36-нчы мәктәптә, Казан федераль университетында, ТР Алман йортында булырга һәм республика ведомстволары белән аралашырга өлгергән. Томас Граф шәһәр хакимиятенә бүгенге кабул итү өчен һәм, аеруча, 2017 елгы Конфедерацияләр кубогын яхшы оештырган өчен рәхмәтен белдерде.
“Конфедерацияләр кубогының ни дәрәҗәдә оештырылганын күрдек, шуңа күрә 2018 елгы дөнья чемпионатында башка төрле булыр дигән шик юк”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләре буенча, Германиянең футбол федерациясе алман җыелма командасының кимендә бер матчын Казанда уйнавына бик шат.
Т.Граф ГФР Мәскәүдәге илчелегендә Татарстан белән хезмәттәшлек итү сорауларын карый. Башкарма комитетта үткән очрашуда ул хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләрен билгеләде – икътисад һәм фән. Алман инвесторлары Татарстанның Россия күрсәткечләреннән алда барган икътисадының үсеш темплары белән канәгать, шуңа да аңа акча кертәләр. Фән Россия һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрнең стабильлеге гаранты булып тора.
“Илләребез арасында хезмәттәшлек дәвам итүе шатландыра. 2018 елда Казан белән Брауншвейг арасындагы тугандашлык мөнәсәбәтләренә 30 ел тулуны бәйрәм итү планлаштырыла. Бу бик мөһим, чөнки ул чынлап та мөнәсәбәтләр сакланган иң беренче шәһәрләрнең берсе иде”, - диде Евгения Лодвигова. Аның сүзләре буенча, көзгә икеяклап чаралар үткәрү һәм делегациянең Германиягә баруы планлаштырылган.
“Германия һәм Казан компанияләре арасындагы икътисади мөнәсәбәтләр нык үскән. Экспорт та, импорт та уңай динамика күрсәтә”, - диде үз чиратында Илдар Шакиров. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек нефть эшкәртү, опт-берәмләп сату, сәнәгый җитештерү, фән һәм мәгариф өлкәләрендә җайланган.
Очрашу азагында яклар истәлекле сувенирлар белән алмаштылар. Т.Граф Казаннан сирәк басма – “Казанских улиц имена” китабын алып китәчәк.
Чарада шулай ук Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Лилия Диярова катнашты.