В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурс сынаулары Татарстан башкаласының 7 учреждениесе базасында үтәчәк
Денис Гордийко фотосы
25–29 ноябрь көннәрендә Казанда XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивале узачак. Бу елгы вакыйга 2 меңнән артык катнашучыны – Россиянең 80 субъектыннан төбәк сайлап алу этабын узган яшьләрне берләштерәчәк. Конкурс сынаулары шәһәрнең 7 мәдәни һәм яшьләр берләшмәсендә оештырылачак.
Фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Химиклар мәдәният сарае, Тимер юлчылар мәдәният сарае, «Баскет-холл» спорт аренасы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Созвездие-Йолдызлык» резиденциясе, Казан дәүләт энергетика университеты, «УРАМ» экстрим-паркы һәм Халыкара мәгълүмат үзәге киң колачлы вакыйганы уздыру мәйданчыклары булачак.
Фестивальнең конкурс программасы 26 һәм 27 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Ул «Төбәк программа»сы, «Вокал», «Инструменталь» юнәлеш, «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр», «Мода», «Медиа», «Видео», «Арт» кебек 10 юнәлешне үз эченә ала.
Татарстаннан фестивальдә Казанның биш югары уку йортыннан 60 студент катнашачак. Алар барлык юнәлешләр буенча да конкурс номерлары әзерли. Республика үзенең төбәк программасын 27 ноябрьдә тәкъдим итәчәк.
Бу елгы фестиваль Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм «Җиңү язы» шигаре астында узачак.
Ачылу тантанасы 25 ноябрьдә, конкурс һәм белем бирү программалары 26–27 ноябрьдә, бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт 28 ноябрьдә узачак.
Чараның трансляцияләрен һәм видеороликларын VK Видеосында һәм Вконтакте сайтында «Студвесна» программасының рәсми бергәлегендә урнаштырачаклар.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы. Чара Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә узачак.
«Россия студентлар язы» – илдә студентлар өчен 1993 елдан бирле үткәрелә торган иң масштаблы иҗади фестиваль.
Исегезгә төшерәбез, Казан соңгы тапкыр 2016 елда Россия студентлары үзәге булган иде. Фестивальдә Россиянең 74 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашкан.