В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пассажирлар агымы узган ел белән чагыштырганда 1 процентка арткан
Денис Гордийко фотосы
2025 елның гыйнварыннан октябрь аена кадәр Казан метросы хезмәтләреннән 33 миллионнан артык пассажир файдаланган. Күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 1 процентка артыграк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Эш көннәрендә метрополитен 105 меңнән 130 меңгә кадәр кешегә, ялларда даими рәвештә 60 меңнән 100 меңгә кадәр пассажирга хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә Казан метрополитенында 11 станциясе, 16 чакрым озынлыктагы юллар һәм 15 поезд составы булган бер линия эшли.
Метроның өзлексез эшләве өчен «Метроэлектротранс» предприятиесендә көн саен 500 хезмәткәр җаваплы эш башкара. Метрополитенда керемнәр җыю һәм хәрәкәт итү дирекциясе, юл хуҗалыгы, энергия хуҗалыгы, җир асты транспорты буенча транспорт куркынычсызлыгы бүлеге, электр депосы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә дирекциясе бар.
Исегезгә төшерәбез, Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрымга сузылган беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» дип аталачак дүрт станциядән тора. Әлеге станцияләрне 2027 елда ачарга ниятлиләр. Аннары төзелеш эшләре Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе ягына таба дәвам итәчәк.