Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2025, 12:03

Казанның мәктәп укучылары Гуанчжоуның әйдәп баручы мәктәпләре белән тәҗрибә уртаклашты

Татарстан башкаласыннан килгән кунаклар өчен остаханәләр, тәҗрибәләр һәм экскурсияләр кертелгән бай эчтәлекле программа әзерләнгән

Мәгариф идарәсе фотосы

Казанның 187 нче номерлы күппрофильле лицее делегациясе Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә булып кайткан. Әлеге сәфәр 2024 елның ноябрендә Цинхуа университеты каршындагы «Ванцсю» урта мәктәбе белән имзаланган меморандум программасы кысаларында оештырылган. Мәктәп укучылары һәм укытучылар Кытай вәкилләре әзерләгән белем бирү, тәрбия, спорт чараларында катнашкан. Сәфәр 25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам иткән.

Казаннан Кытайга укучылар һәм укытучылардан торган 16 кешелек делегация барган. Укучылар кытай телен, каллиграфияне, ясалма фәһемне өйрәнү дәресләрен караганнар, биология, физика һәм химия буенча уртак тәҗрибәләр үткәргәннәр. Моннан тыш, Татарстан кунаклары өчен милли сәнгать төрләре: бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау, чүлмәкчелек һәм хәтта фехтование буенча остаханәләр оештырылган.

Кунаклар өчен әзерләнгән мәдәни чараларга бай программа нигезендә казанлылар Гуанчжоуның төп мәгариф һәм мәдәни объектларында, шул исәптән Гуандун провинциясе музеенда, чит ил тикшеренүләре алып бара торган Гуандун университеты каршындагы урта мәктәптә, Гуанчжоу сәнгать урта мәктәбендә һәм Бэйцзяо өлкән эксперимент мәктәбендә булганнар.

Казан белән Гуанчжоуның уку йортлары арасында хезмәттәшлек елдан-ел көчәя. Бу елның апрель аенда 187 нче номерлы лицей базасында «Дуслык телекүпере: Казан – Гуанчжоу 2025» беренче онлайн-очрашу уздырылган. Ул вакытта мәктәп директорлары бер-берсен сәламләп, укучылар үз учреждениеләренең гимннарын башкарып, иҗади номерлар күрсәтеп, мәктәп буйлап виртуаль экскурсия үткәргәннәр.

Июль аенда Казанның Мәгариф идарәсе вәкилләре «Мәгарифтә лидерлык һәм мәгарифнең киләчәге: инновацияләр, конвергенция һәм тотрыклы үсеш» халыкара мәгариф форумында катнашу өчен Гуанчжоуга барып кайткан. Форумда шәһәрләр арасындагы 13 еллык кардәшлек мөнәсәбәтләре нәтиҗәләре турында фикер алышканнар. 187 нче номерлы лицейның директоры урынбасары Мария Салтуганова башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясаган.

Эшлекле сәфәр нәтиҗәсендә Казан һәм Гуанчжоу мәктәпләре арасында хезмәттәшлек турында түбәндәге өч меморандум имзаланган: 132 нче номерлы мәктәп Гуанчжоу университеты каршындагы ОУ Вэйго урта мәктәбе белән килешү төзегән, 9 нчы номерлы мәктәп Гуанчжоуның Пэн Бинь чит телләр мәктәбе белән хезмәттәшлек итәчәк, 51 нче номерлы мәктәп чит телләр буенча Гуанчжоу эксперимент мәктәбе белән меморандум имзалаган.

Барлык яңалыклар