Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.04.2023, 12:29

Лозов-Ярцевлар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестиваленең төбәк этабында Казан исеменнән чыгыш ясаячак

Аларның гомуми һөнәри стажы 663 ел тәшкил итә, ә шәҗәрә агачында 630 кеше исәпләнә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче апрель, Диана Жиленкова). Казанның Мәскәү районы Лозов-Ярцевлар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабында җиңү яулады. Алар ТР башкаласын май аенда узачак региональ этапта тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итте Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә Муниципаль архив идарәсе башлыгы Гөлнара Мусина.

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров конкурсантларга уңышлар теләде һәм әлеге атнада үз тамырларын искә төшерер өчен тагын бер сәбәп барлыгын билгеләп үтте. «26 нчы апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, без күпмилләтле республикабызда Туган тел көнен билгеләп үтәбез. Бездә туган телләр бәйләме бар дисәк тә була. Без моның нинди мәдәни байлык икәнен аңлыйбыз. Шәһәрдә зур программа планлаштырылган, барлык казанлыларны да чараларда көтәбез», – диде ул һәм халыкка хәбәр итәргә кушты.

Гөлнара Мусина сөйләвенчә, быел «Без тарихта эзлебез» шәҗәрә фестивале бишенче тапкыр үткәрелә. Оештыручы булып ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тора.

Конкурсның муниципаль этабы март аенда Тимер юлчылар мәдәният сараенда һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узды. Анда 11 гаилә катнашты. Шуларның 6 сы зона этабына үтте.

Фестиваль программасы үз эченә ике блокны ала. Башта милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе уза. Бәйрәм өстәлләрендә традицион сыйларны, архив фотоларын, мактау грамоталарын, бизәнү әйберләрен һәм хәтта кечкенә курчак театрын күрергә мөмкин иде.

Аннары конкурсантларга визит карточкасын – шәҗәрә презентациясе белән матур концерт номерын тәкъдим итәргә кирәк иде. Гаиләләр вокаль, бию, музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар, театраль постановка һәм видеороликлар күрсәттеләр.

Лозов-Ярцевлар гаиләсе беренче урынны алды, аларга 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Педагогик династиянең гомуми һөнәри стажы 663 ел тәшкил итә, ә шәҗәрә агачында 630 туган бар. Лозов-Ярцевлар гаиләсендә руслар, татарлар, белоруслар, үзбәкләр, украиннар бар.

«Бөек Ватан сугышы елларында аларның күп кенә ата-бабалары Ватанны батырларча яклыйлар һәм тылда җиңү өчен көрәшәләр. Гаилә аеруча үзенең бабасы Лушников Владимир Петрович белән горурлана, ул «Органик синтез» предприятиесенең беренче директоры була, үзенең хезмәт юлын ТР Питрәч районы Скородумовка авылы мәктәбе директоры булып башлаган. Шәһәребезнең бер урамына аның исеме бирелгән», - дип билгеләп үтте Гөлнара Мусина.

Икенче урынны һәм 40 мең сумлык премияне Идел буе районыннан Гасимовлар гаиләсе алды. Аларның нәселе 1500 елда барлыкка килә һәм 15 буыннан тора, ә шәҗәрә агачында 667 кешенең исеме искә алына.

Өченче урында – Авиатөзелеш районыннан Матвеевлар гаиләсе, аларга 30 мең сум акча тапшырылды. «Бу – күпмилләтле гаилә, аларның 8 буыны билгеле, рус, татар һәм чуаш халыкларыннан вәкилләр бар», – дип сөйләде Гөлнара Мусина. Ул шулай ук Ильясовлар, Сөнгатуллиннар һәм Шәрәфиевлар гаиләләренең дә җиңү өчен көрәшүен өстәде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.04.2023
Видеорепортаж
24.04.2023 10:49
Казан Башкарма комитетында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең зона этабына йомгак ясалды
Барлык яңалыклар