В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 4 апрельдә, Казанның Серов бульварында калдыкларны эшкәртүгә багышланган агарту чарасы уздырыла. Катнашучыларга эшкәртү өчен нинди чималлар кабул ителүе һәм эшкәртелгәннән соң аларның нәрсәгә әйләнүе хакында сөйләячәкләр.
Лекцияне «ЭкоЛогично» экология бергәлеге вәкиле Фәридә Газыймова үткәрә. Очрашуда белгеч чара кунакларын ватылган савыт-сабаны, пластик пакетларны һәм тузган автомобиль шиналарын кабат куллану мөмкинлекләре белән таныштыра. Шәһәр халкы калдыкларның кайсы төрләренең эшкәртү өчен яраклы булуын беләчәк.
СИБУР павильонында узачак экология чарасында катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Сәгать 16:00 дә узачак лекциягә рәхим итегез! Туган шәһәребезнең табигатенә карата сакчыл карашны бергәләп тәрбиялик.