Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2020, 12:24

4 июньнән Казан Мэриясеннән грантлар алу конкурсында катнашу өчен үзмәшгульләрдән гаризалар кабул ителә башлый

Конкурста җиңүчеләр үз эшләрен үстерүгә 100 мең сумга кадәр акча алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Ксения Швецова). 4-нче июньнән Казанда үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Конкурста җиңүчеләр үз эшләрен үстерүгә 100 мең сумга кадәр акча алачак. Конкурс ике этапта узачак, шәһәр бюджетыннан үзмәшгульләргә 10 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. Бүген шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров конкурста катнашу кагыйдәләре турында җентекләбрәк сөйләде.

Киңәшмә санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә узды, үзмәшгульләрнең бер өлеше анда онлайн-трансляция режимында катнашты.

«Конкурс өчен кирәкле барлык документларны «Минем салым» кушымтасында алырга мөмкин

Казанның үзмәшгульләренә ярдәм йөзеннән конкурс уздыру турында карар шәһәр Мэры Илсур Метшин тарафыннан кабул ителде, дип искәртте И.Шакиров. 4-нче июньнән конкурсның беренче этабы кысаларында гаризалар кабул ителә башлый. Ул 3-нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 15-нче июльдән конкурсның икенче этабын үткәрү планлаштырыла. Этапларның һәрберсендә 50 җиңүче сайланачак, алар 100 мең сумга кадәр ярдәм алачаклар.

Конкурста катнашуга Казан территориясендә теркәлгән һәм эшләүче, махсус салым режимын - һөнәри керемгә салым кулланучы Россия гражданнары кертелә. Агымдагы елның 1-нче маена конкурста катнашучылар ким дигәндә 3 ай үзмәшгуль статусында булырга тиеш.

Эшчәнлегенең бөтен чорында грантлар алу өчен дәгъвачылар 5 мең сумнан да ким булмаган салым кертемнәре түләргә тиеш булган. «Әлеге шартларны без үзешчән хезмәткәрләр белән бергәләп уздырылган консультация йомгаклары буенча билгеләдек», - дип билгеләп үтте Илдар Шакиров. Грантка дәгъва кылучының салым җыемнары буенча бурычы булырга тиеш түгел һәм банкрот дип танылырга тиеш түгел. Конкурста катнашуга шәхси эшмәкәрләр кертелми, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Конкурста катнашуга гаризаны һәм документлар пакетын язма рәвештә тапшырырга кирәк: аны Икътисадый үсеш комитетына алып килергә, яисә почта аша җибәрергә була. Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар пакетына конкурста катнашучының шәхесен раслаучы документ күчермәсе, салым исәбенә куелу турында таныклык күчермәсе, мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персоналаштырылган) исәпкә алу системасында теркәлүне раслаучы документ күчермәсе, шәхси мәгълүматлар эшкәртүгә ризалык, физик затны һөнәри керемгә салым түләүче сыйфатында исәпкә кую турында белешмә (КНД 1122035), һөнәри керемгә салым буенча исәп-хисап (керемнәр) торышы турында белешмә (КНД 1122036) һәм физик затның портфолиосы кертелгән.

Документларда бернинди төзәтмәләр дә булырга тиеш түгел. Барлык гаризалар да фактта кергән көнне теркәләчәк һәм ун көн эчендә эшкәртеләчәк.

«Конкурс өчен кирәкле барлык документларны «Минем салым» кушымтасыннан алырга мөмкин, инстанцияләр буенча йөрү таләп ителми, өстәмә белешмәләр дә кирәкми, - дип билгеләп үтте И.Шакиров. - Гаризаның төп өлеше - ул алып бара торган эшчәнлек турындагы портфолио. Анда эшчәнлекне үстерү планнары турында мәгълүмат булырга мөмкин, шулай ук аңа продукт тасвирламасын, белем бирү курслары узу турында сертификатларны, фотографияләрне, клиентларның бәяләмәләрен - монда кертергә кирәк дип санаган бөтен нәрсәне кертергә була».

Конкурс комиссиясе составына Казан Мэриясе хезмәткәрләре генә түгел, шулай ук «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Лиана Пахарева һәм эшчәнлекнең төрле тармаклары буенча экспертлар керәчәк.

Грант акчалары заявкаларда күрсәтелгән реквизитларга күчереләчәк һәм һөнәри эшчәнлекне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә генә файдаланылачак. Соңрак конкурста җиңүчеләрнең барысы да грант акчаларының нәрсәгә тотылуы турында хисап бирергә тиеш була. И.Шакиров аңлатканча, аларны җиһазлар, техника, арендага һәм мөлкәтне карап тотуга, укытуга, программа чаралары, комплектлаучы, чимал сатып алуга һәм башкаларга юнәлдерергә мөмкин булачак.

«Бу үзмәшгульләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән соңгы чара түгел»

Үзмәшгульләр конкурс үткәрү турындагы сорауларны оффлайн һәм онлайн-режимда бирә алды. Гаилә остаханәсендә ире белән эшләүче Ольга Хәсәнова конкурста катнашуга ничә тапкыр гариза бирергә мөмкин булуы белән кызыксынды. «Әгәр мин беренче этапта җиңүчеләр исәбенә узмасам, мин икенче этапта катнаша аламмы?», - дип сорады ул.

«Бер үзмәшгуль бер генә тапкыр гариза бирә ала. 4-нче июньгә кадәр Мэрия порталында басылачак конкурс шартларында әлеге момент тагын бер тапкыр язылачак», - дип билгеләде И.Шакиров.

Сөйләшүгә татар милли кондитер продукциясен җитештерү өлкәсендә эшләүче Искәндәр Богданов та кушылды. «Алынган ярдәмне куллану буенча ниндидер вакытлы чикләүләр бармы? Продукцияне сертификацияләү вакыт алып тора, без акчаларны эш үсешенә тиз арада сарыф итеп бетерә алмабыз дигән ихтималлык бар», - диде ул.

«Сез грантны кулланырга тиешле вакыт аралыгы 6 ай тәшкил итә. Бу хәтта сертификацияләү шартлары белән дә җитәрлек, - дип җавап бирде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. - Шуны да өстим, бу үзмәшгульләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән соңгы чара түгел. Без яңа механизмнар өстендә эшләүне дәвам итәбез. Узган ел без күп чаралар һәм фестивальләр үткәрдек, продукция сату базарлары белән үзмәшгульләргә ярдәм иттек. Уңышлы санитар-эпидемиологик шартлар булган очракта мондый чараларны быел да уздыру планы бар. Ышанам, без планнарыбызны тулысынча тормышка ашыра алырбыз».

Бүген Казанда 21 мең 333 үзмәшгуль теркәлгән, шуларның 17 мең 761-е узган ел теркәлде, дип искәртте И.Шакиров. Гомумән алганда, алар бюджетка 24 млн салым түләгән. Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча 2019 ел дәвамында үзмәшгульләрдән кергән барлык салым түләүләре аларга тулы күләмдә кайтарылачак. Казанда шәһәр бюджетыннан аларга 24 млн сум кайтарачаклар.

Үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтү буенча конкурс уздыру буенча барлык сорауларны +7(843)299-15-80 телефоны буенча Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренә бирергә мөмкин.
Фоторепортаж
Казан үзмәшгульләренә грантлар конкурсы турында сөйләделәр
Видеорепортаж
28.05.2020 11:59
Казан үзмәшгульләренә грантлар конкурсы турында сөйләделәр
Барлык яңалыклар