В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу сезонда бәйгегә рекордлы сандагы гаризалар – 327 анкета тапшырылган
Фото Туризмны үстерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә
29–31 март көннәрендә Казан IV төбәкара «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык фестивален уздыру мәйданчыгы булачак. Бу сезонда бәйгегә рекордлы сандагы 327 гариза юлланган. 13 номинациядә җиңүчеләр төп бүләк – 50 мең сум акча, шәһәр мэры Илсур Метшиннан кубок һәм диплом алачак.
Бу елгы бәйге гаризалар саны буенча рекорд куйган: әлеге сезонда катнашу өчен Россиянең 29 шәһәреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Хабаровск һәм башкалардан 327 анкета алынган. Фестивальдә шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы вәкилләре – Нигерия, Буркина-Фасо, Зимбабве, Танзания һәм Бенин белгечләре булачак. Аларның бәйгедә катнашуы вакыйгага халыкара статус өсти.

Фестиваль 13 номинация буенча уздырыла. Алар арасында «Иң яхшы пешекче», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы маркетолог», «Иң яхшы шәһәр блогеры», шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары өчен аерым категорияләр дә бар. Бәйге программасыннан тыш, быел тармакның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен беренче тапкыр лекторий – аралашу мәйданчыгы оештырылачак.
«Бүген Казанда туризмның яңа тарихы языла. 2030 елга кадәр каралган Үсеш стратегиясен эшләгәндә, без тармак киләчәгенең хезмәтнең сыйфатына һәм команданың профессиональлегенә бәйле булуын аңлыйбыз. «Кунакчыллык йолдызлары» бәйгесе – безнең өчен яңа талантлар эзләү һәм эш стандартларын югары дәрәҗәгә күтәрү коралы. Бу елны лекторийны кертүнең төп максаты – ул безнең базар ихтыяҗларына җавабыбыз: безгә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен аралашу мәйданчыгы кирәк, яңа караш булдыру һәм яңа йөзләр табу мөһим. Без сәяхәтчеләр күңелендә яңа тәэсирләр уяту максатыннан әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләргә инвестицияләр кертәбез. Туристларның Казанга һәр сәфәре онытылмаслык булырга тиеш», - диде Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.

«Кунакчыллык йолдызлары» фестивале Казанда 2015 елдан башлап республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән үткәрелә. 2022 елда ул төбәкара статус алды. Бәйге үткәрелә башлаганнан бирле анда 900 дән артык белгеч катнашкан. Аларның күбесе хәзерге вакытта бу тармакта җитәкче вазифаларын башкара.
Проект кунакчыллык өлкәсен үстерүгә, хезмәтнең сыйфатын арттыруга һәм Казанны Россиянең төп туристлык үзәкләренең берсе буларак танытуга юнәлдерелгән.
Фотосурәтләр Казанның Туризмны үстерү комитеты тарафыннан тәкъдим ителә