Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча күрсәтеләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче май). 26-28 нче майда Казанда Г.Камал исемендәге театр янында «Я и есть Татарстан» дигән һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе ачылачак. Анда үзмәшгульләргә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай сәүдә урыннары биреләчәк.
Сәүдә мәйданчыгында кунаклар җирле җитештерүчеләрдән продукция ала алачак: татлы бүләкләр, шоколад, агач савыт-саба, гипстан бизәнү әйберләре, көндәлекләр һәм открыткалар, бизәнү әйберләре, киемнәр һәм башка күп нәрсәләр, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә һәм «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» хезмәтен сайларга кирәк.
Бу вакыйга Россия эшкуарлыгы көненә туры киләчәк. Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 260 меңгә якын үзмәшгуль бар.
Ярминкә белән беррәттән эшлекле программа да узачак. Бер мәйданчыкта эшкуарлык җәмәгатьчелегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар һәм Татарстан брендларын тәкъдим итәчәкләр. Катнашучыларны акчалата приз алу мөмкинлеге булган эшлекле уен, әйдәп баручы экспертлар һәм спикерлардан лекторий һәм концерт программасы көтә. Тулырак мәгълүматны +7(800)201-75-98 телефоны буенча белергә мөмкин.