РФ территориясендә минималь хезмәт хакы аена 12 мең 130 сум тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артты – агымдагы елның 1-нче гыйнварыннан ул аена 12 мең 130 сум тәшкил итә.
Билгеләнгән чорда тулысынча эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмәләр, премияләр һ.б. кертеп), хезмәт хакының билгеләнгән күләменнән ким була алмый.
Хезмәткәрләргә хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү махсус һәм зарарлы шартларда һәм төнлә эшләгән өчен түләүләрне исәпкә алмыйча башкарыла.
Хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итүдә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Татарстанда яшәүчеләр бу очракта ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Хокук бозу вазифаи затларга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга – 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Әгәр эш бирүче элек тә шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булса, штраф күләме арттырылачак. Шулай итеп, вазифаи затларга штраф 20 меңнән 30 мең сумга кадәр яки 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләү, юридик зат буларак теркәлмичә эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.