Бер ел эчендә предприятиеләрнең хезмәткәрләр алдында бурычы 30 млн сумга кимегән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда узган ел нәтиҗәләре буенча хезмәт базары пандемиядән арынып, тотрыклы күрсәткечләргә әйләнеп кайтты. 2021 ел ахырында эшсезлек буенча 4640 казанлы исәптә торган, ә 2020 елның октябрендә мәшгульлек хезмәтендә локдаун һәм чикләүләр кертелгәннән соң 33 меңгә якын эшсез исәпләнгән. Вакансияләр саны эшсезләр саныннан шактый артып китә – ел ахырына якынча 23 мең буш эш урыны исәпләнгән. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча традицион хисап барышында Казан Мэры Илсур Метшинга Ратушада хәбәр итте.
Хезмәт хакы буенча бурычларның кимүенә халыкның тормыш, хезмәт дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр комиссиясе эше ярдәм итә. Бер ел эчендә комиссия көче белән 200 утырыш үткәрелде, аларда меңнән артык предприятие эшчәнлеге каралды.
2021 ел башына төрле предприятиеләрнең хезмәткәрләр алдындагы бурычы 155 млн сум тәшкил иткән, ел ахырына ул 125 млн сумга кадәр кимегән. «Без икътисади актив предприятиеләрдәге барлык бурычларны да яптык. Калган 125 млн сумнан «тере» бурыч 1 млн сум тәшкил итә, калганы – банкротларның һәм икътисади актив булмаган предприятиеләрнең бурычлары», – дип аңлатты И.Шакиров.
Моның белән беррәттән, Казанда эш урыннарында бәхетсезлек очраклары бер ярым тапкыр кимегән, мондый очракларның яртысыннан артыгы, кагыйдә буларак, төзелеш тармагында була. 2017 елда барлык өлкәләрдә 63 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 2021 елда – 40 очрак. Шәһәр Мэры моның белән генә тукталып калмаска һәм, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итеп, гадәттән тыш хәлләр санын минимумга кадәр киметергә чакырды.