Ел саен биредә 700 мең кв. м плитка һәм 1,2 млн метрга якын бордюр җитештерелә ала.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
Җитештерү бу елның июнендә эшләтеп җибәрелгән. Предприятие бордюрлар, су бүлү люклары, тимер-бетон киртәләр һәм плитәләр, шулай ук кече архитектура формалары җитештерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, биредә төрле конфигурация, шул исәптән премиум-класс плиткасы җитештерелә.
Барлык продукция югары технологияле җиһазларда коры вибропресслау ысулын кулланып җитештерелә. Мондый ысул эшләнмәнең ышанычлылыгын һәм озак хезмәт итүен, атмосфера күренешләренә бирешмәүчәнлеген һәм дымлылыкны сеңдерүнең түбән булуын гарантияли.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин шулай ук ком, вак таш һәм җитештерү өчен кирәкле башка инерт материаллары булган вагоннар кабул итү мәйданчыгы белән таныштылар.
Производствода шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да булды.