Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.04.2025, 12:46

«Пуск» республика проекты «Син уенда» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналистлары исемлегенә керде

Конкурска 5582 гариза килгән иде

«Яшьләр үсеше» коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра торган «Пуск» республика проекты «Син уенда» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына чыкты. Конкурска барлыгы 5582 гариза бирелгән, шуларның 280 е ярымфиналга үткән.

«Пуск» проекты балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле спорт юнәлешләре буенча бушлай җәйге күнекмәләрне үз эченә ала: ВМХ (трюклар ясар өчен велосипед), брейкинг, воркаут, паркур, заманча хореография, трюклар ясый торган самокат. Активлыклар Татарстан паркларында гамәлдәге һөнәри спортчылар – республиканың спорт федерацияләре вәкилләре катнашында уза. Проектны «Яшьләр үсеше» коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашыра, анда катнашучылар республикада урам спорт төрләрен куәтлиләр һәм аларны үстерәләр, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарталар. Проект ТР рәисе грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла.

«Син уенда» Бөтенроссия конкурсында проектны халык тавыш бирүендә хупларга мөмкин, ул 5 майга кадәр дәвам итәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү 1 июньдә узачак. Җиңүче 1 млн сумга кадәр акча алачак.

Җиңгән очракта, «Яшьләр үсеше» оешмасы отышны Дәрвишләр бистәсендә скейт паркы төзелешенә юнәлтергә планлаштыра. Алдагы экстрим парк бистәдә 2011 елда ук төзелгән һәм 14 ел хезмәт иткән. Шулай да узган ел ул демонтажланган иде. Парк һәрвакыт Дәрвишләр бистәсеннән һәм якын-тирәдәге бистәләр: Зур һәм Кече Дәрвишләр, Станция Дәрвишләре, Әки, Киндери, Нагорный, Сосновка, Фәнни шәһәрчек һәм башка бистәләрдән яшүсмерләрне җәлеп итә торган урын булды. 100 дән артык яшүсмер көн саен саф һавада вакыт үткәрде, аралашты, спорт белән шөгыльләнде.

Барлык яңалыклар