Барлык теләүчеләрне 18 апрельдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында көтәчәкләр
18 апрельдә Казанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» эшкә урнашу Бөтенроссия ярминкәсенең төбәк этабы һәм һөнәрләр фестивале узачак. Шәһәрлеләр ТР башкаласының әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре белән йөзгә-йөз очрашырга, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы турында кызыксындырган барлык сорауларны бирергә, шулай ук әңгәмә узарга һәм хыялларындагы эшне табарга уникаль мөмкинлек алачак. Эш бирүчеләр, үз чиратында, үз компанияләрен тәкъдим итә һәм яңа талантлы хезмәткәрләр таба алачак.
Эш эзләүчеләрне мавыктыргыч мастер-класслар һәм тренинглар көтә, алар потенциалны ачарга һәм карьерада яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгында психологтан консультация алырга мөмкин булачак. Уку йортларының күргәзмәләре һәм презентацияләре белгечлек сайлауда ярдәм итәчәк. Ярминкәдә шулай ук кадрлар әзерләү системасы турында пленар һәм стратегик сессияләр уздырылачак, мәшгульлек үзәгенең түләүсез укытуы һәм хезмәт күрсәтүләре турында сөйләячәкләр. Студент отрядлары вәкилләре «Һөнәрләр фестивале»спектаклен күрсәтәчәк.
«Узган елгы ярминкәнең төбәк этабы шактый нәтиҗәле булды. Казанда гына да 632 кеше эш тапкан, 700 дән артык кеше мастер-классларда, семинарларда, тренингларда катнашкан. Ярминкә чаралары төрле максатлы кешеләргә исәпләнгән: кемдер эш яки хезмәткәрләр табарга тели, кемдер эшчәнлек өлкәсен үзгәртергә яки эшмәкәр булырга планлаштыра. Без һәркемгә: студентларга, мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә, эшсезләргә, югары уку йортларын һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга, эш бирүчеләргә һәм карьера траекториясен үзгәртергә теләүчеләргә ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләп үтте «ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры Тимур Муллин.
Барлык теләүчеләрне 18 апрельдә 10:00 дән 14:00 гә кадәр «Уникс» мәдәният-спорт комплексында Профессор Нужин ур., 2 адресы буенча көтәләр. Ярминкәне уздыру турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе – бөтен ил буенча эш эзләүчеләрне һәм эш бирүчеләрне берләштерүче федераль проект. Ул ике этапны үз эченә ала: төбәк (18 апрель), һәм федераль (27 июньгә планлаштырылган). Быел Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе «Кадрлар» милли проектының «Хезмәт кешесе» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узачак.