Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.02.2021, 14:30

Р.Миңнеханов: «Казан территориясендә өстәмә кыйммәтне ничек булдырырга мөмкин булуына игътибар итәргә кирәк»

Казан шәһәре Думасы сессиясендә Татарстан Президенты шулай ук хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүче эш бирүчеләрне күзәтергә чакырды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче февраль, Алена Миошниченко). 2021 елда Татарстан икътисады 5%-ка үсәргә тиеш – мондый күрсәткечне ТР Икътисад министрлыгы билгеләде. «Икътисад – ул иң мөһиме. Хезмәт хаклары да, салым да, тотрыклылык та аңа бәйле. Безгә башкалабыз территориясендә икътисадый үсеш алуыбызга һәм өстәмә кыйммәт булдыруыбызга аерым игътибар бирергә тиеш», – дип хәбәр итте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә. Республика башлыгы республика һәм шәһәр хакимиятләренең эш критерийларының берсе гражданнарның керем дәрәҗәсе булуын билгеләп үтте һәм хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләүче предприятиеләрне күзәтергә чакырды.

«2020 ел безнең барыбыз өчен дә сынау булды. Шуңа да карамастан, бүген без бу сынауны ерып чыктык дип тыныч әйтә алабыз, гәрчә COVID беркая да китмәде», – дип билгеләде Р.Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, республикада сәламәтлек саклау, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм эчке эшләр органнары эше җайга салынган. Пандемия чорында ярдәмгә волонтерлар һәм хәйриячеләр килгән. Республика Президенты сүзләренчә, мәктәпләрдә һәм предприятиеләрдә фильтр кебек чараларны пандемиядән соң да саклап калырга кирәк.

Икътисад җитди чакырулар белән очрашты, әмма республикага үз вакытында ил Президенты Владимир Путин да, федераль Хөкүмәт тә ярдәм итте, дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.

«Тулаем продукт буенча без 3%-ка, сәнәгать җитештерүе индексы буенча 3,6%-ка кимедек. Әмма бездә агросәнәгать комплексы буенча үсеш бар иде. Әлбәттә, Казанның республика икътисадына керткән өлеше зур. Тулаем региональ продуктның өчтән бере Татарстан башкаласы территориясендә формалаша. Шәһәр республикада торак тапшыру һәм күп кенә башка күрсәткечләр буенча алда бара», – диде Президент.

Ул «Казаньоргсинтез»да, Казан авиация заводында, Казан оптика-механика заводында, Казан сөт комбинатында, Казан вертолет заводында, «Тасма»да һәм шәһәрнең башка предприятиеләрендә модернизацияләү буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте.

Үткән елда кунакчыллык һәм транспорт өлкәсенә җитди зыян салынган, алар әлегә кадәр торгызыла алмый. Икътисадый һөҗүмне кече һәм урта бизнес вәкилләре сизгән. Хәер, Р.Миңнеханов сүзләренчә, таләпләр эшмәкәрләр өчен альтернатив эш форматларын ачкан – интернет-сәүдә шактый үскән.

«Безнең эш критерийлары – гражданнарның керем дәрәҗәсе һәм ярлылык дәрәҗәсе, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Узган ел нәтиҗәләре буенча, ярлылык дәрәҗәсе 7,4% тәшкил итә. ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 67 мең казанлының кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк, гәрчә Казанда республикада иң югары хезмәт хакларының берсе булса да. Казанлыларның уртача кереме 49 мең сумга якын тәшкил итә. Шул ук вакытта 241 предприятие минималь хезмәт хакы күләменнән түбән хезмәт хакы түли. Мондый эш бирүчеләргщ игътибар белән карарга кирәк».

Пандемия вакытында балалы гаиләләр зур ярдәм алды. Владимир Путин йөкләмәсе буенча, федераль бюджеттан Татарстанның 766 мең гаиләсенә 18,2 млрд сумлык финанс ярдәме күрсәтелгән. Шулардан 271 мең гаилә Казанда яши, алар 6,3 млрд. сум акча алган.

«Салым законнарының барлык кыенлыкларына һәм үзгәрешләренә карамастан, без үзебезнең 44 республика программасын саклап калдык», – дип нәтиҗә ясады ТР Президенты сессиядәге чыгышының икътисади блогына.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясе, 24.02.2021
Видеорепортаж
24.02.2021 14:06
Татарстан Президенты Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә чыгыш ясады, 24.02.2021
Барлык яңалыклар