Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2021, 18:49

Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан Мэры «Химград» резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карадылар

Алар компанияләр продукциясе белән таныштылар һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралаштылар.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Химград» технополисында булдылар. Алар технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карады, шулай ук «Химград»та урнашкан предприятиеләр хезмәткәрләре белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин резидент компанияләр продукциясе күргәзмәсен карап чыктылар, анда мини-тракторлар, ландшафтлы төзекләндерү өчен арт-объектлар, эскәмияләр, көймәләр, нефть-газ химиясе тармагы өчен исәп системалары, автомобильләр өчен аудиотехника тәкъдим ителде.

Автокомпонентлар җитештерү буенча «Автомастер» компаниясе мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов «Химград»та урнашкан предприятиеләр хезмәткәрләре белән очрашты. ТР Президенты ассызыклаганча, бүген технополис базасында югары технологияле производстволар үсә, ә җитештерелә торган продукция иң заманча таләпләргә җавап бирә. «Без «Химград» уңышларына шатланабыз. Әлеге проектны башлаганда, бу урында җимерелгән «Тасма» заводы иде. Бүген монда заманча производстволар урнашкан, аларда 10 меңгә якын кеше эшли. Алга таба да республиканы алга этәрәчәкбез», – диде Татарстан Республикасы Президенты һәм хезмәткәрләрне коронавирусны профилактикалау чараларын үтәргә өндәде.

Әңгәмә вакытында техник белгечләр әзерләү темасы күтәрелде. «Бу актуаль мәсьәлә. Без әлеге тема буенча Куркынычсызлык советы утырышын үткәрергә планлаштырабыз. Эшче белгечлекләр буенча әзерлек, шул исәптән заманча җиһазларда эш күнекмәләрен өйрәтү белән дә – бу юнәлештә бик җитди эшләргә кирәк. Якын арада без бу мәсьәләләрне һичшиксез карарбыз», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

«Салават күпере» торак комплексында яшәүче хезмәткәрләр микрорайоннан Горький шоссесына кадәр юлны киңәйтү планнары белән кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу юнәлештә эш инде алып барыла. «Тулаем алганда, «Салават күперендә» социаль инфраструктура начар үсми: мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли, яңа парк төзелә. Юл буенча сорау бар, әмма без бу темага керештек инде», – диде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Химград» җитәкчелегенә һәм төрле компанияләр вәкилләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук ТР Президенты һәм Казан Мэры сыгылмалы төрү материаллары һәм полимер пленкалар җитештерү буенча «Данафлекс-Нано» производствосында булдылар.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар