Эльнара Гусейнова Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы илчесе сыйфатында катнашты
Фото: Мәгариф идарәсе
Казанның Идел буе районындагы 52 нче гимназиянең география һәм биология укытучысы «Россия» халыкара күргәзмә-форумында мастер-класс белән чыгыш ясады. Эльнара Гусейнова табигатьне һәм сәнгатьне аңлау аша коллективны тәрбияләү турында сөйләде.
Шәһәр мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, Казан гимназиясе укытучысы РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы илчесе сыйфатында чакырылган.
«Бу бик бай, кызыклы һәм уңышлы көн булды. Ул ВДНХ павильонында узды, анда Россиянең барлык төбәкләре дә матур итеп тәкъдим ителде, сыйныф җитәкчеләре форумы илчеләре кызыклы чараларда катнаштылар», – дип уртаклашты тәэсирләре белән Эльнара Гусейнова.
Исегезгә төшерәбез, «Россия» күргәзмә-форумы Мәскәүдә 4 нче ноябрьдә ачылды. Анда 89 төбәк, 22 федераль башкарма хакимият органы, 20 компания, корпорация һәм иҗтимагый оешма катнаша.