Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2022, 16:26

Татарстан эшкуарларына микрозаймнар буенча 18 айга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә

Заемчылар төп бурычлар буенча тәүләүләрдән тулысынча азат ителә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче март). Кризиска каршы республика чараларының чираттагы пакеты кысаларында эшкуарларга гамәлдәге микрозаймнар буенча төп бурычны 18 айга кадәр кичектереп торачаклар. ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ярдәм чаралары кече һәм урта эшкуарлыкны яңа икътисадый шартларга җайлаштыру өчен кирәк.

Әйтик, әлеге чорда заемчылар төп түләүләр буенча бурычлардан тулысынча азат ителәләр һәм процентлар гына түлиләр. Шул ук вакытта барлык эшмәкәрләргә дә яңа түләү графигы тәкъдим ителәчәк. Кичектереп түләү ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының барлык микрофинанс продуктларына да кагыла. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү өчен мөрәҗәгатьләр саны чикләнмәгән, әмма кичектерү бирелә торган гомуми срок 18 айдан да артмаска тиеш.

Моннан тыш, кризиска каршы ташламалар бирү өчен берничә шарт бар – программада катнашу өчен гариза биргәндә вакыты чыккан бурыч һәм микрозайм түләү срогы тәмамланганчы 6 айдан да ким вакыт булмаска тиеш.

Әлеге гаризаны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының электрон почтасына җибәрергә мөмкин: info@fpprt.ru. Барлык сораулар буенча да Фондның төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Контактлар мәгълүматы «Минем бизнес» бүлегендә сайтта урнаштырылган, шулай ук калган мәгълүматларны кайнар линия телефоны буенча белеп була: 7(843)524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел икътисадның барлык тармакларына ярдәм итү буенча махсус чаралар расланды. Әйтик, кризиска каршы шәһәр штабы утырышларының берсендә Казан Мэры Илсур Метшин эшмәкәрләргә карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертү турында карар кабул итте.

Барлык яңалыклар