В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бизнес вәкилләре, тикшерү өчен мораторий бозылган очракта, дәүләт хезмәтләре порталы аша шикаять бирә алалар.
Фото: Денис Гордийко
Эшмәкәрләр шикаятьне берничә ысул белән җиткерә алалар: дәүләт хезмәтләре порталы аша, knd.gosuslugi.ru сайтындагы «Контроль органнарының карарларына шикаять» махсус бүлегендә (карау вакыты – 1 эш көне, бирү көнен санамыйча) яисә proverki.net@economy.gov.ru электрон почта адресына гариза җибәрергә була.
Республикада эшләп килүче контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге таләпләр турында эшмәкәрләр «Тикшерелгән бизнес» сайтында белә алалар. Сайтта типик хокук бозулар турында белешмәлекләр, контроль төрләре буенча чек-листлар урнаштырылган, шулай ук тикшерүләр вакытында хаталарны булдырмау буенча гамәли киңәшләр бирелгән. Консультация алу өчен +7(800)222-37-22 кайнар линия номеры яки рәсми сайттагы махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.