Чара Ташкент шәһәрендә 24-26 апрельдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). "Expo-Russia Uzbekistan 2019" икенче халыкара сәнәгать күргәзмәсен оештыручылар Казан эшкуарларын катнашырга чакыралар.
Күргәзмәдә Россия, Үзбәкстан һәм Үзәк Азия илләреннән эре, кече һәм урта бизнес компанияләре вәкилләре энергетика, машина төзелеше, автомобиль һәм тимер юл транспорты, төзелеш, авыл хуҗалыгы, нефть-газ һәм химия сәнәгате, медицина һәм фармацевтика, банк эшчәнлеге, телекоммуникацияләр, мәгълүмат технологияләре, мәгариф кебек юнәлешләрдә яңа эшләнмәләрне тәкъдим итәчәкләр.
Күргәзмә кысаларында шулай ук "Россия һәм Үзбәкстанның цифрлы икътисадтагы хезмәттәшлеге" халыкара конференциясе, Үзәк Азия илләренең эшлекле даирәләре катнашында Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлегенең төп тармаклары буенча түгәрәк өстәлләр планлаштырылган, моннан тыш, катнашучылар Үзбәкстан предприятиеләрендә булачак, дип хәбәр итә "Expo-Russia Uzbekistan 2019" күргәзмәсен оештыру комитеты.
Күргәзмә 24-26 апрель көннәрендә Ташкент шәһәрендә "Яшьләр иҗаты сараенда" узачак.