В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Семинарны матурлык студиясе җитәкчесе Рузилә Хуҗина үткәрәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Казан эшкуарлары өчен яңа клиентлар җәлеп итү темасына бушлай семинар үткәреләчәк. Чарада матурлык студиясе җитәкчесе Рузилә Хуҗина чыгыш ясаячак. Ул клиентлар белән эшләү нигезләре турында сөйләячәк, шулай ук клиентларга юнәлгәнлекне арттырырга ярдәм итәчәк.
Семинарга теләгән һәркем кушыла ала. Теркәлү сайтта уза, анда «Минем бизнес» үзәге үткәргән уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.
Семинар 24 нче октябрьдә 13:00 сәгатьтә Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча оештырылды.