Планлы чаралар бары тик кайбер контроль объектлар өчен генә сакланачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март). Россиядә 2022 ел ахырына кадәр предприятиеләрне һәм эшкуарларны тикшерүләр уздыруга мораторий гамәлдә булачак. РФ Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 нчы номерлы тиешле карары 10 нчы мартта кабул ителде.
Планлы тикшерүләр бары тик санитар-эпидемиологик, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге, шулай ук сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек кысаларында контроль объектларының азчылыгы өчен генә сакланачак, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.
Шул ук вакытта планнан тыш тикшерү чараларын үткәрү гомеренә куркыныч янаганда һәм сәламәтлеккә авыр зыян салганда, илнең оборонасына һәм дәүләт иминлегенә куркыныч янаганда, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гына рөхсәт ителә. Мондый тикшерүләр прокуратура органнары белән килештерелергә тиеш. Планнан тыш тикшерүләр шулай ук РФ Президенты һәм хөкүмәт кушуы буенча да үткәрелергә мөмкин.
Кабул ителгән чаралар аркасында 2022 елда, 2021 ел һәм алдагы еллар белән чагыштырганда, тикшерүләрнең саны күп булмаячак, бу күп предприятиеләргә административ йөкләнешне шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.