В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен 20 ноябрьгә кадәр теркәлергә кирәк
Кадрлар сәясәте идарәсе фотосы
Казанда «Агым. Казан командасы» медиастажировкасы өчен гаризалар кабул ителә башлады. Студентларга дип каралган белем бирү программасы 8-14 декабрь көннәренә билгеләнгән. Стажировканы шәһәр мэриясе «Агым» проектына нигезләнеп үткәрә.
Программада катнашучылар 7 көн дәвамында үзләре өчен яңа булган юнәлешләр буенча белемнәрен тирәнәйтәчәк. Стажировка кысаларында студентлар Башкарма комитет структуралары җитәкчеләре белән таныша алачак, район администрацияләренең ничек эшләве хакында беләчәк. Стажировка күчмә чарада кейсларны чишү белән тәмамланачак.
Чарада 18 яшьтән өлкәнрәк студентлар катнаша ала. 20 ноябрьгә кадәр (бу көнне дә кертеп) әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Стажировка үтү вакыты үзгәрергә мөмкин, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.