В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакытлы чикләүләр Благовещение соборыннан Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Хач йөреше үткәрелү белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында 3 һәм 4 ноябрь көннәрендә кайбер урамнарда тукталышта туктап тору һәм транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Вакытлы чикләүләр Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәме уңаеннан Благовещение соборыннан Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр Хач йөреше үткәрелү белән бәйле рәвештә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан кертелә.
Чикләүләр 3 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтән 4 ноябрь 9:30 сәгатькә кадәр Миславский урамында, К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр транспорт йөри торган юл өлешендә (машина парковкасыннан тыш) кертелә.
4 ноябрь көнне 7:00 сәгатьтә хәрәкәт түбәндәге юл өлешләрендә чикләнә:
Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр;
Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр;
Беренче Май мәйданыннан машина төшү юлы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр;
Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамы юнәлешендә машина төшү юлы;
Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына машина төшү юлы;
Батурин урамы, Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр;
К.Маркс урамы, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәр;
Япеев урамы, Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (ихтыяҗ булганда);
Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр.
7:00–9:30 сәгатьләрдә Большая Красная урамында, Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр юл өлеше ябылачак.