Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.12.2024, 12:37

Илдә беренче үзмәшгульләр фестивален Татарстан башкаласында оештыралар

Катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк

«Үзмәшгуль Fest» Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 18 декабрьдә узачак. Бу Россиядә әлеге категория гражданнар өчен беренче масштаблы бушлай фестиваль, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Программада — гамәли үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе (анда катнашырга бөтен республикадан осталар чакырыла); Мәскәүнең «Трикстер» театрыннан «Умка» Яңа ел спектаклен күрсәтү; танылган «Комнаты культуры» төркеме чыгышы.

Танылган визажист һәм Fashion Week даими катнашучысы Денис Карташев Казан осталары арасында Яңа ел макияжы буенча мастер-класс, шулай ук «Визажистлар көрәше» үткәрәчәк. Җиңүче косметика кибетенә 30 мең сумлык сертификат алачак. Ювелирлар өчен Россия бизәнү әйберләренең бер брендыннан остаханә оештыралар. Иң оста катнашучыга чыгым материаллары, металл һәм ташлар кибетенә сертификат эләгәчәк.

Фестиваль азагында таксистлар һәм курьерлар өчен «Мин — үзмәшгуль» онлайн интенсив җиңүчеләре игълан ителәчәк. Алар велосипедлар һәм бушлай бензинга сертификатлар алачак.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучыларны теркәү проект сайтында карала.

«Үзмәшгуль Fest» «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәген оештыра.
Барлык яңалыклар