В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятие казанлыларга көнкүреш һәм азык-төлек калдыкларын унитазга ташламаска киңәш итә – алар моның өчен чүп чиләге бар дип искәртә
Казанлыларның мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап биреп, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе тәүлегенә 40 тан башлап 50 гә кадәр чүп тыгылу очракларын җайга сала. Канализация челтәреннән һәркөнне уртача 9 тоннага якын төрле калдык чыгарыла. Агымдагы елда челтәрләрдә 12,8 меңнән артык чүп тыгылу очрагын җайга салганнар. Иң еш очрый торган «табылдыклар» «өчлегендә» – дымлы салфеткалар, шәхси гигиена чаралары (колак таякчыклары, мамык дисклар, подгузниклар) һәм контрацептивлар. Суда эреми торган әлеге предметлар системага эләгеп, кыйммәтле җиһазларны тулысынча сафтан чыгара. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре журналистлар өчен матбугат киңәшмәсе уздырды һәм алар агынты сулар челтәрендә ни дәрәҗәдә катлаулы зур эш башкарылуын күрсәттеләр.
Денис Гордийко фотосы

Шәһәрдәге иң эре биш канализация насос станциясенең берсе булган «Яңа Әмәт»тә тәүлегенә 1,5 тоннага якын чүп-чар җыела, дип сөйләделәр «Водоканал» предприятиесе вәкилләре бүген журналистлар өчен оештырылган матбугат чарасында.

«Канализация насос станцияләрендә чүпне йөз процент җыеп бетерү мөмкин түгел, дип саный белгечләр. Насос станциясенә суны тиз арада эре чүп-чардан арындырып, кудырып, аны чистарту корылмаларына озату бурычы йөкләнә. Рәшәткәләргә килеп эләккән чүпләр җиһазларга турыдын-туры тискәре йогынты ясый, - дип аңлатты Казанның биологик чистарту корылмаларының баш инженеры Илгиз Шакиров. – Эреми торган материаллар – мәсәлән, дымлы салфеткалар һәм җепселле тукымалар – насосларның эш тәгәрмәчләренә бөтәрләнеп, тыгыз төерләргә әйләнә. Шуның аркасында чылбырлар өзелә, рәшәткәләр җәелә, җиһазлар туза».

Канализация насос станциясендә беренчел чистартылган (эре чүп-чардан арындырылган) агынтылар шәһәрнең чистарту корылмаларына озатыла. Анда агынты сулар механик, биологик һәм химик чистарту җайланмалары аша уза.
Биредә арасы нибары 5 миллиметр булган рәшәткәләр эшли.

Аннары тагын ике бинадагы чистарту рәшәткәләрендә тәүлегенә алты тоннага кадәр төрләргә бүленми торган көнкүреш калдыкларын җыеп алалар, соңыннан әлеге чүпләр каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарыла.

Кешеләр агынты сулар челтәренә ни генә салмый, ди хезмәткәрләр. Предприятие эшчеләре Казан халкына унитазның чүп чиләге түгеллеген искә төшерә.
Казанлылар унитазга дымлы салфеткалар, мамык таякчыклар һәм дискларны, бозылган азык-төлекне агыза. «Водоканал» хезмәткәрләре канализациядән балалар уенчыклары, телефоннар һәм хәтта акча да табып чыгарган.

«Хезмәткәрләребез өчен премия инде бу», - дип шаяртты «Водоканал» директоры Рөстәм Габделхаков.
Аның сүзләренчә, бервакыт насос станциясен чистартканда страйкбол гранатасы табылган: әлеге хәл хезмәткәрләрне куркуга салган һәм хәтта әлеге очрак буенча махсус хезмәтләр чакыртырга туры килгән.

Суда эреми торган калдыклар торбаларны һәм насосларны тыгылдыра. Агрегатлар сафтан чыга. Бер насосны төзекләндерү өчен уртача 600 мең сум акча тотыла һәм төзекләндерү эшләренә якынча ярты ел тирәсе вакыт кирәк дип саный белгечләр. Елына уртача 38 насос җайланмасы төзекләндерелә, бу гомуми санның 12 процентын тәшкил итә.

«Бу очракта кемнедер тоту һәм җәзалау мөмкин түгеллеген барыбыз да яхшы аңлый. Без кешеләрне хәлне аңлап кабул итәргә һәм кылган гамәлләренә бәя бирергә генә өнди алабыз. Казанлыларның канализациядән файдалану мәсьәләсендә грамоталылыгын арттырырга тырышабыз. Идарәче компанияләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, хатлар җибәрәбез. Оешмалар үзләре үк халыкка су агызу системасына сак карауның мөһимлеген җиткерә», - дип сөйләде «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең канализация хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Сибгатуллин.
«Водоканал» бригадалары, халыктан алынган гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урынга чыгып, көн саен 40-50 чүп тыгылу очрагын җайга сала. Агымдагы елның 10 аенда гына да Казанның канализация челтәреннән 2684 кубометр чүп чыгарылган – бу көн саен 9 тоннага якын җыелган чүп дигән сүз.

«Чүп тыгылу очракларын җайга салырга дип башка авария участоклары белән шөгыльләнергә тиешле бригадаларыбыз чыгып китә, ни кызганыч, безнең вакыт тыгылган чүпләрне җайга салуга сарыф ителә. Бу җиңел генә эш түгел – кемдер аны, килдең, люкны ачтың да, чүпне таптың, дип уйлый. Бу бик ялгыш фикер. Иң беренче чүп тыгылу урынын ачыкларга, аңа юл табарга, аннан чистарту эшен башкарырга кирәк. Болар барысы да кеше хезмәтен, вакытны таләп итә торган факторлар. Әгәр шәһәр халкы канализация челтәренә җитдирәк караса, чүп тыгылу очраклары күпкә азрак булыр иде. Ул чагында авария хезмәтләре, даими рәвештә чүп тыгылу очракларын җайга салу белән шөгыльләнмичә, ә бәлки планлы эшләр һәм системаны үстерү мәсьәләләре белән мәшгуль булыр иде», - дип, фикерләрен белдерде «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Габделхаков.

Агынты сулар челтәренә кеше яки хайван организмындагы тереклек эшчәнлеге калдыкларын, душ һәм кухня, кер юу машиналары агынтыларын гына агызырга ярый.