Сәүдә атна саен ял көннәрендә 13 мәйданчыкта оештырылачак
15 марттан Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт ала. Сәүдә ял көннәрендә шәһәрнең 13 мәйданчыгында 27 апрельгә кадәр алып барылачак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде.
Ярминкәдә халык товарны арзан бәядән сатып ала алачак. Ярминкәләрдә бәяләр, узган еллардагы кебек үк, ваклап сату бәяләреннән уртача 15% ка түбәнрәк булачак.
Ассортиментта яшелчә һәм ит эшләнмәләре, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен кирәкле печән, салам, утын кебек товарлар һәм башка нәрсәләр булачак.
Ярминкәләрдә барлыгы Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башкаларны да кертеп, агросәнәгать комплексының 19 оешмасы катнашачак.
«Мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен шартлар тудырылачак, бу терлек һәм үсемлек продукциясенең югары сыйфатлы булуын гарантияли», — дип ассызыклады Руслан Фазылҗанов.
Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 12 мәйданчыкта, ә якшәмбе көннәрендә Беломорская ур., 69 адресы буенча урнашкан мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрнең эш режимы – 6:00 дән 13:00 гә кадәр.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында ярминкәләр биш, Вахитов һәм Идел буе районнарында — өч, ә Совет районында ике мәйданчыкта узачак. Киров һәм Мәскәү районнарында шулай ук ике мәйданчыкта ярминкәләр оештырылачак. Бу сезонда Батыршин урамындагы мәйданчык магистраль җылылык үткәргеч төзү эшләре аркасында эшләмәячәк, ә Краснококшайская урамындагы 150/2 йорт янындагы ярминкә җәяүлеләр өчен җир өсте кичүен төзү сәбәпле үткәрелмәячәк. Бу микрорайоннарда яшәүчеләр өчен Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта, «Түбәтәй» сәүдә-офис үзәге парковкасында ярминкә оештырылачак. Салават Күперендә яшәүчеләр өчен ярминкә «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында узачак. .
«Район администрацияләре белән берлектә сәүдә урыннарын тиешле хәлдә тоту һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү буенча эш башкарылды», – дип йомгаклады Руслан Фазылҗанов.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, алда торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре – сыйфатлы продукцияне уңайлы бәядән сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек. «Безнең шәһәр халкы бу ярминкәләрне көтә. Бигрәк тә пенсионерлар өчен бу безнең авыл кешеләренең яңа һәм сыйфатлы продукциясен яхшы бәядән сатып алу мөмкинлеге, шуңа күрә ярминкә мәйданчыкларының сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә уңайлы булуы мөһим», — дип ассызыклады Рөстәм Гафаров һәм районнар башлыкларына ярминкә мәйданчыкларының әзерлеген тагын бер кат тикшерергә кушты.