Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2020, 12:01

Наилә Рәхмәтуллина: «Кайвакыт мин пассажирлар белән шаяртам: үзегезне өйдәге кебек хис итегез, әмма автобуста икәнегезне онытмагыз»

22-нче номерлы автобус кондукторы – үз эшенең плюслары һәм Казан пассажирларының үзенчәлекләре турында.

Фото: Наилә Рәхмәтуллинаның шәхси архивыннан

Наилә Рәхмәтуллина: «Кайвакыт мин пассажирлар белән шаяртам: үзегезне өйдәге кебек хис итегез, әмма автобуста икәнегезне онытмагыз»

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Ксения Швецова). 25-нче октябрь көнне Россиядә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Бу бәйрәмдә үз хезмәтләре өчен рәхмәт һәм котлау сүзләре ишетергә тиеш кешеләр арасында җәмәгать транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүче кондукторлар да бар. Яхшы кондуктор нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм Казан пассажирларының үзенчәлекләре турында KZN.RU порталы укучыларына 22-нче автобус маршрутында 2-нче ПАТПда эшләүче Наилә Рәхмәтуллина сөйләде.

«Машина йөртүче һәм кондуктор – ул дустанә хезмәт тандемы»

Наилә Нури кызы, сөйләгез әле, сез ничек кондуктор булдыгыз?

Н.Р.: Чынлыкта бу һөнәргә мин очраклы рәвештә генә килеп эләктем, шулай калдым да. Хәзер инде дүртенче ел эшлим һәм үземнең бу эшне сайлавым турында бер тапкыр да үкенмәдем.

Ә сезнең эшегездә иң авыры нәрсә?

Н.Р.: Әйтүе кыен. Гомумән, теләсә нинди эштә кыенлыклар бар, тик мин аларга игътибар итмәскә күнеккән, күбрәк плюсларга игътибар итәргә тырышам. Мин эшкә рәхәтләнеп йөрим. Иң мөһиме нәрсә бит? Әлбәттә, коллектив. Бәхеткә каршы, безнең предприятиедә искиткеч коллектив. Ә пассажирларга килгәндә – монда да кыенлыклар юк. Гади хакыйкать бар: кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булсаң, алар да сиңа карата яхшы мөнәсәбәттә булачаклар.

Наилә Рәхмәтуллина дүртенче ел кондуктор булып эшли
Фото: Денис Гордийко

Сез ничек уйлыйсыз, яхшы кондуктор булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

Н.Р.: Иң мөһиме– стресска чыдамлылык һәм кешеләргә яхшы мөгалләмәдә булу. Иртәдән кичкә кадәр без төрле кешеләр белән эшлибез. Һәм безгә начар кәефтә эшкә килергә, бөтен әйбердән тискәрелек эзләргә ярамый – кешеләр моны тоя. Төрле хәлләрдән конфликтсыз чыга белү, төрле яшьтәге кешеләр белән уртак тел табу мөһим.

Пассажирлар, кагыйдә буларак, безнең автобуста һәрвакыт күп – студентлар, яшьләр, өлкән яшьтәге кешеләр. Барысы белән дә ачык йөзле булырга, тыныч кына аралашырга, нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итә белергә кирәк.

Иң мөһиме, иртәнге һәм кичке пик сәгатьләрендә барысын да бик тиз генә билетлар белән тәэмин итү. Кешеләр аз булган вакытта, мин юк-юк та пассажирлар белән шаярткалап алам: «Узыгыз, үзегезне өйдәге кебек хис итегез, ләкин автобуста икәнегезне онытмагыз». Алар җавап итеп һәрвакыт елмая, көлә... Шулай итеп автобуста яхшы мөхит туа.

Сез бер үк машина йөртүче белән сменага чыгасызмы? Һәм сезнең үзара хезмәттәшлек ничек җайга салынган? Йөртүче сезгә нинди очракларда ярдәм итә ала?

Н.Р.: Әйе, мин бер үк машина йөртүче белән бер үк маршрутта эшлим. Машина йөртүче һәм кондуктор – ул, әлбәттә, хезмәт тандемы, пассажирларның иминлеге экипаждан тора. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әгәр дә безнең эшебез бердәм булса, смена бернинди проблемаларсыз узачак. Кайчак коляскалы, таяклы пассажирлар керә – аларга чыгу, баскычлардан төшү өчен вакыт кирәк. Мин һәрвакыт бар да яхшы булсын өчен карыйм, машина йөртүче салонда нәрсә икәнен күрмәскә мөмкин.

Пассажирларның 99%-ы автобуска инде битлекләрдән керә.

Җәй көне яки кыш көне эшләү авыррак?

Н.Р.: Ел вакыты буенча мин эшнең катлаулылыгы турында фикер йөртмим. Җәен, әлбәттә, эссе була, кышын – еш кына бозлавык, кар, салонны ешрак җыештырырга кирәк... Ләкин бу тормыш, бу нормаль, барысын да җиңел кабул итәргә кирәк.

Кондукторлар үзләре салоннарда тәртип урнаштырамы?

Н.Р.: Әлбәттә, бу минем эшем, чисталык һәм тәртип өчен мин җавап бирәм.

Кондуктор эшендә иң мөһиме – барлык пассажирлар белән уртак тел таба белү, дип билгеләп үтә Наилә Рәхмәтуллина
Фото: Денис Гордийко

«Куяннар» автобусларда әле дә очрыймы?

Н.Р.: Бик сирәк, ләкин була. Гомумән, безнең маршрутта даими йөргән үз пассажирларыбызның күбесен мин инде биткә беләм, без исәнләшәбез, саубуллашабыз, бер-беребезгә яхшы көн телибез. Мин аларны бик яратам. Әмма, әлбәттә, проблемалы ситуацияләр дә була – «куяннар» очрый, кайвакыт – исерек хәлдәге пассажирлар. Мондый сорауларның барысын да, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итмичә генә, тыныч һәм тиз хәл итәргә тырышам. Чөнки аның эше җаваплы, катлаулы, ул игътибарлы һәм тыныч булырга тиеш.

Әлбәттә, мин Казан пассажирларының башкалардан ничек аерылуын әйтә алмыйм – моның өчен тагын берәр шәһәрдә кондуктор булып эшләргә кирәктер. Тик безнең пассажирлар турында төгәл әйтә алам, бу һәрвакыт ярдәм итәргә, көләргә әзер булган бик яхшы кешеләр. Әгәр бөтен илдә пассажирлар шундый ук әдәпле булса, кондукторларга зарланырлык урын юк.

Ә пандемия чорында сезнең эшегез ничек үзгәрде?

Н.Р.: Билгеле булганча, без битлек һәм перчаткалар киеп йөрибез, һәм пассажирлардан шулай ук индивидуаль саклану чараларыннан булуларын сорыйбыз. Әмма, беләсезме, 99% пассажир инде битлекләрдән керә. Башкалар, искә төшерсәк, кияләр. Мин моның белән проблемалар күрмим.

Һәм, әлбәттә, автобусларны без махсус чаралар белән эшкәртәбез – барысы да тиешенчә.

Сезнең эшегездә берәр кызык хәлләр булдымы?

Н.Р.: Төрлесе булды инде, кинәт искә төшерү кыен. Әйтик, 2018 елда, футбол буенча дөнья чемпионаты булганда, без күп кенә чит ил пассажирларын йөрттек. Бар бит шундый туристлар, үзләре шәһәр буйлап йөрергә һәм истәлекле урыннарны карарга теләүче. Һәм шундый пассажирлар утырды, алар кая кирәклеген аңлата алмый. Мин, мөгаен, болар Кремль яки Кремль яр буена барадыр дип уйлыйм. Сорыйм: «Кремль?». Алар: «О, yes, yes, Kremlin!» – дип җавап бирәләр. Теләк булса, хәтта рус телендә сөйләшмәгән пассажирлар белән дә уртак тел табарга мөмкин.

Мин кайвакыт шаяртам – менә пенсиягә китәм дә, һичшиксез, кондуктор булып эшләвем турында мемуарлар язачакмын. Бу очракка иң кызыклы вакыйгаларны саклыйм.

Барлык яңалыклар