В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш су белән тәэмин итә торган трасса төзелеше белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Ботаника урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Әлеге күренеш су белән тәэмин итә торган трасса төзелеше белән бәйле.
10 апрельдән 7 майга кадәр юлның Дальняя урамында урнашкан 9 нчы йорт каршындагы өлеше транспорт өчен ябык була, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.