Шәһәрлеләргә районнар оешмаларындагы буш урыннар турында сөйләячәкләр
Киләсе атнада казанлыларга вакансияләр мини ярминкәсендә һәм эш бирүчеләр көнендә эш эзләүдә ярдәм итәчәкләр. Бушлай чаралар 13 ноябрьдә 10:00 дән 12:00 гә кадәр шәһәрнең берничә районында узачак.
Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр вакансияләр мини ярминкәсендә белгечләрдән консультация ала алачак. Шәһәр халкын Гагарин ур., 46 нчы йорт адресы буенча урнашкан филиалда көтәчәкләр. Консультацияләр +7(843)564-58-72 телефоны буенча үткәрелә.
Эш бирүчеләр көнен Вахитов һәм Идел буе районнары филиалында оештыралар. Эш эзләүчеләр Бертуган Касыймовлар ур., 22/7 нче йорт адресы буенча эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-86-83.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе һәм эш бирүчеләр көне узачак. Алты ай нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы минимумга җитте һәм эшче көчләр санының 0,21% ын тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек кимрәк.